КФУ гыйльми дәрәҗәләрне үзе бирә алачак

КФУ бинасы

Русия хөкүмәте Казан федераль университетында гыйльми дәрәҗәләр бирү хокукы булдырган карар чыгарды.

1 сентябрьдән Русиянең 19 югары уку йорты, шул исәптән Казан федераль университеты да, гыйльми дәрәҗәләрне үзләре генә бирә алачак. Моның турында карар Русия хөкүмәте порталында урнаштырылган.

Исемлектә 4 фәнни оешма һәм 19 университет бар, алар арасында 3 федераль университет, 11 милли-тикшеренү университеты. Документ Русия премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган.

Гыйльми дәрәҗәләрне университетлар 1 сентябрьдән бирә алачак.