"Азатлык" яшьләре Татарстан суверенлыгы көненә багышлап махсус чаралар башлады

Your browser doesn’t support HTML5

"Азатлык" яшьләре берлеге Татарстан суверенлыгына багышлап йөгереш, республикада әләмнәр тарату чараларын башлады. 28 август кичендә, Татарстанның суверенлык декларациясе көне алдыннан әлеге оешма вәкилләре республиканың дәүләт символлары белән биш чакрым араны йөгереп узды.

Активистлар татар филармониясеннән башлап, Иске Татар бистәсе, шәһәр үзәге аша Казан кирмәне янына куелган хәтер ташына кадәр биш чакрым йөгерделәр, юлда очраган кешеләргә Татарстан әләмнәре тараттылар.

"Азатлык" активистлары сәламәт яшәү рәвеше яклы. Мондый чараларны без еш оештырабыз. Бүген йөгерүне татарлар өчен истәлекле көнгә багышларга булдык. 30 август – татар халкы тарихында мөһим көн. Бу – татар халкының үзенә күрә яңадан тернәкләнүе. Суверенитет декларациясе ярдәмендә татар теле дәүләт теле статусына ия булды, милли мәктәпләр барлыкка килде", дип белдерде чарада катнашучы, "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Фәнил Гыйләҗев.

Йөгереш тәмамланганнан соң, чарада катнашучылар Казан кирмәне янындагы хәтер ташына чәчәкләр куйды.

"Азатлык" активистлары фикеренчә, бу урын татарлар өчен аеруча истәлекле. Нәкъ менә монда 1552 елда борынгы бабалар Татар дәүләте өчен сугышып шәһит киткән. Фәнил Гыйләҗев бу урында инде күптән һәйкәл куелырга тиеш дип саный. "Мондый чараларны халык әлеге һәйкәлне булдыруга таба адымнарын ешайтсын өчен оештырабыз", ди ул.

"Азатлык" яшьләре бәйрәмгә дип ун меңләп Татарстан тасмалары һәм кечкенә әләмнәр ясаганнар һәм ике телдә "Төрки караш" исемле газет өлгертергә телиләр. 29-30 август көннәрендә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм башка шәһәрләрдә (алар барлыгы җидәү) әлеге тасмалар һәм әләмнәр таратылачак.

"Бүген Казанда машина йөртүчеләргә республика әләмнәрен һәм тасмаларын таратырга чыгачакбыз", диде "Азатлык" активисты Фәнил Гыйләҗев.