Берләшкән милләтләр оешмасына тапшырылган хисапта хәрби чыгымнар кимүе күрсәтелә, чынлыкта исә алар арта гына, дип яза РБК.
Басма Гайдар институтының хәрби икътисад лабораториясе мөдире Василий Зацепин исәп-хисапларын китерә. Андагы мәгълүматка караганда, 2016 елда Русиянең гомум хәрби чыгымнары биш триллион сумга җиткән. Бу - эчке тулай җитештерүенең 5,7 проценты. Әлеге саннар Дөнья проблемнарын өйрәнү Столкһольм институты (SIPRI) мәгълүматына якын. Анда Русиянең 2016 елгы хәрби чыгымнарын 4,6 триллион сум дип бәяләделәр.
РБК чыганагы әлеге хәлне бюджетның яшерен өлеше булуы белән аңлата. 2016 елда "дәүләт саклануы" бүлегендәге чыгымнарның 70 проценттан артыгы яшерелгән булган.
SIPRI мәгълүматына караганда, былтыр Русия хәрби чыгымнары белән дөньяда өченче урында торган һәм Согуд Гарәбстанын да узып киткән.