Шыгырданда җиденче мәчет төзелә

Your browser doesn’t support HTML5

Чуашстанның алты меңгә якын кеше яшәгән Шыгырдан авылында җиденче мәчет төзелә. Әлеге мәчет халык телендә "Рублевка" дип аталган яңа бистәдә урнашкан. Кирпеч, таштан салынган зур йортлар янындагы мәчет татарның авыл архитектурасына хас булган агачтан салына һәм быел ук ачылыр дип көтелә. Мәчетнең беренче каты таш блоклардан, калганы исә барсы да Чуашстан урманнарында үскән нарат һәм имәннән ясала.