Казандагы дизайн-студия яңа татар төймәсарын ясамакчы

"Басма" төймәсары

Татар проектлары белән танылган "Теория" дизайн-студиясе санакта (компьютер) татарча эшләүне җайлау максатыннан "Басма" дип аталган төймәсар (клавиатура) ясамакчы. Аны ясау өчен краудфандинг ярдәмендә акча җыю башланды.

Компьютерда татар текстларын язганда еш кына ялгыш хәреф куллану, рус-татар хәрефләрен арасында буталу, кирәкмәгән төймәләр басу кебек проблемнар барлыкка килә, ди "Теория" студиясе башлыгы Илдар Әюпов. Шуңа студия "Басма" исемле яңа төймәсар ясау эшенә керешкән.

Бу төймәсарга 6 татар хәрефе өстәлгән һәм алар уртада урнашкан. Аның белән эш иткәндә, һәм татар, һәм рус телләрендә язу җиңел, ди Әюпов. Телләрне алыштырганда төймәсарны үзгәртү ихтыяҗы булмаячак. Аны төрле җайланмаларга кушып булачак.

"Бу проект белән без инде бер ел элек шөгыльләнә башладык. Иң авыры - төймәсарны булдыру эше инде башкарылды. Хәзер аны чыгару күздә тотыла, бу - кыйбатлы эш. Төймәсар - 2 мең вак өлештән торган катлаулы механизм, бу өлешләрне ясауны көйләү өчен краудфандинг ярдәмендә акча җыю оештырабыз", диде Азатлыкка Илдар Әюпов.

Төймәсар детальләрен чыгар эшен көйләү өчен 1,1 миллион сум кирәк. Кирәкле күләмдә җыелмаган очракта ул акчалар җибәрүчеләргә кире кайтарыла. Проектка кимендә 10 мең сум керткән кешеләргә бүләк буларак төймәсар үзе биреләчәк. Башка күләмдә ярдәм өчен шулай ук төрле бүләкләр каралган.

Әюпов сүзләренчә, яңа төймәсар Windows-та уңышлы сынау үткән.

"Теория" дизайн-студиясе - төрле татар проектлары белән танылган хосусый ширкәт. Соңгы проектлардан "Әлбәттә" видеолекцияләр курсы, татар фонетикасы турында видеолар, Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән бергә башкарылган "Кыскача татар тарихы" видеосын атап була. Студия шулай ук "Сәлам" яңа буын татар теле дәреслегенең рәсем-бизәлеш эшен башкарды.