"Астанада татар мәчетеннән дивар гына торып калган"

"Астана татарлары тарихы" китабы

Казакъстан башкаласында яшәүче татарлар тарихы турында китап дөнья күрде. Аның авторы – галим Зөфәр Мәхмүтов татарлар Казакъстанда әле дә мөһим роль уйный, әмма телләрен югалту зур тизлек белән бара ди.

Казанда "Астана татарлары тарихы" дип исемләнгән китап дөнья күрде. Бер ел дәвамында язылган китапны сатудан кергән акча татарлар тарихын өйрәнүгә тотылачак. Азатлык Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Зөфәр Мәхмүтов белән Казакъстандагы татарларның тарихы һәм бүгенге проблемнары турында сөйләште.

– Зөфәр әфәнде, Казакъстан татарлары турында бу беренче китапмы?

– Моңа кадәр Казакъстанның Петропавловски шәһәре татарлары турында китап чыкты. Аларның тарихы җентекле өйрәнелде, фотосурәтләр белән бизәлгән китап 2011 елда дөнья күрде. Тарихи китапны язуның үз кыенлыклары бар. Тикшерү уздыру өчен финанаслар кирәк. Шөкер, Астана татарлары тарихын барлар, аны китап итеп чыгарыр өчен татар меценаты барлыкка килде. Китап татар морзалары мәҗлесе һәм эшмәкәр Рәис Яушев ярдәмендә барлыкка килде. Рәис әфәнде төрле шәһәрләрдәге архивлардан мәгълүматны туплау, китап бастыру чыгымнарын каплады. Бер ел дәвамынңа тикшерү эше барды, Алматы, Астана, Омски, Петропавлавки, Уфа, Мәскәү архивларында эш барды, саллы документлар тупланды, Астанадагы татар нәселләре тикшерелде, шәҗәрәләр төзелде. “Астана татарлары” китабы – фәнни-популяр хезмәт, ул бай эчтәлекле, рәсемле килеп чыкты. 27 августта китап туе булды.

Зөфәр Мәхмүтов

– Астана – яшь шәһәр. Башкала булуы да әле күптән түгел. Татарларның биредә эзе никадәр тирән?

– Астана яшь шәһәр, аның тарихы да тирән түгел дигән фикер – ялгыш. Астана Акмулла дип атала, аның ныгытамасы 1830 елда барлыкка килә. Шул вакытта экспедиция белән киләләр, анда имам татар кешесе Сәгыйть Усманов була. Ныгытмага нигез салынганнан соң ул шәһәргә әвәрелә. Акмулла 1961 елда Целеноградка әверелә. 1992 елда Астана тагын Акмуллага әверелә, ә 1998 елда ул Казакъстанның башкаласы Астана булып таныла. Бу шәһәр бай тарихлы, аның үсешенә татарлар зур тәэсир ясаган.

Татар эшмәкәрләре күпләп килгәнгә Акмуллада татар бистәсе барлыкка килә

Казакъстан даласы аз өйрәнелгән, ә ул зур, күләмле. Биредәге татар тарихы татар сәүдәгәрләре, муллалар, укытучылар белән бәйле. Русия империясе Урта Азиягә килә, ә ничек кулга төшерергә белмиләр. Ят милләт, ят дин, мәдәният, күчмә халыкның яшәү рәвеше дә үзгә. Бу очракта татарлар ярдәмгә килә, алар эшкә җигелә. Татарлар – тылмачлар, хакимият эшен дә алып бара, мәхкәмә системында да алар эшли. Акмулла ныгытмасы барлыкка килү белән казакъ далаларында татар сәүдәгәрләре эшен җәелдерә, казакълар аларны җылы кабул итә, чөнки мөселманнар, телләр дә охшаш. Татар эшмәкәрләре күпләп килгәнгә Акмуллада татар бистәсе барлыкка килә. Совет заманына кадәр зур татар урамы була. Бу – шәһәрнең иң яхшы районы. Сәүдә беренче чиратта азык-төлек белән бәйле була, маллар сатканнар, авыл хуҗалыгы продукциясе белән акча эшләгән, күн сатучылар да шактый була. Татар 1913 елда сабын заводын ача.

Татар сәүдәгәрләре башкалардан аермалы хәйриягә күп акча бирүләре белән аерылган. Мәчетләр төзүне алар оештырган. Акмуллададагы икенче мәчет, халык телендә – Күк мәчет сәүдәгәр Мөхәммәт Зәбиров акчасына төзелә.

– Бүген Астанада Сез әйткән татарларга бәйле биналар, урамнар сакланганмы?

– Китапның азагында Астананың татар тарихы урыннарын билгеләдек. Алты урын булып чыкты. Татар бистәсендә татарларның йортлары бик яхшы булган. Алар таштан салынган, ике катлы булган. Шактый йортлар архитектура үрнәге итеп исемлеккә кертелгән булса да сакланмаган. Алар җимерелгән.

Шулай да ике мәдрәсә бинасы сакланган. Алар сәүдәгәрләр тарафыннан 1914 елда төзелгән. Ике мәдрәсә дә Астананың Отырар урамда урнашкан. Икесе дә эшләми, биналар төзекләндерүгә ябылган.

Сәүдәгәр Хөсәин Бегишевның амбарлары сакланган. Ә менә Күк мәчете язмышы, кызганычка, хәл ителмәгән. Ул 1888 елда төзелә, аңардан бүген таш койма гына калган. Татарларның тарихи мәчетне төзекләндерү хыялы зур, әмма аны тормышка ашыру юлары гына катлаулы. Беренчедән, бу мәчет җире инде шәхси кулларда. Ул Астананың кыйммәтле районнарында урнашкан, ягъни җирне сатып алыр өчен күп акча кирәк. Икенчедән, бу эш артыннан йөргән татарлар әйтүенчә, хакимият каршы төшми кебек, әмма конкрет гамәлләргә килеп терәлгәч, пассивлык, битарафлык барлыкка килә. Бу җирне сатып алыр, анда татарның Күк мәчетен торгызу өчен иганәчеләр кирәк. Астана белән Казан хакимиятләре дә бу мәсьәлә турында сөйләшсә, эшне кузгатып җибәрер иде.

Астанадагы тарихи Күк мәчет рәсеме

Кызганычка, татар бистәсенең Татар урамы атамасы инде юк. Аның исеме Совет вакытында 3-4 тапкыр үзгәртелгән. Без аны эзләп таптык, бүген Баянауыл урамы дип йөртелә.

Астанада Муса Җәлил исемендәге урам бар, быел Сөембикә урамы ачылды. Анысы Family village дигән бистәдәге урамга бирелде. Хәлфиннар нәселе хәтерне яңартыр өчен татар исемнәре белән урамнар аталуын сорый, хакимият юлын таптыйлар.

– Элегрәк Урта Азия халыклары татар гаиләләре белән туганлашырга омтылган, татар кызларын хатынга алу зур мәртәбә саналган. Бүген хәлләр ничегрәк? Катнаш никахларда татар теле, татар милли үзаң ничек сакланган?

– Катнаш никахлар күп була. Казакъ-татар гаиләләре дә сәүдә белән шөгыльләнгән. Кочегуловлар нәселе танылган була. Бүген татарның да, казакъларның да төп проблемы – руслар белән катышу. Инкыйлабка кадәр казакъ-татар гаиләләре була, әмма дин бер, тел охшаш булгач, зур проблем тудырмаган. Милли аерымлыклар күп булганга татарлар да, казакълар да руслардан ерак торган. Казакълар белән катнаш никах булса, балалар үзен казакъ дип саный. Бу урыс-казакъ катнаш никахларына да кагыла. Казакъ милләте дип язылу үсәргә мөмкинлек бирә.

Татарлар мәхәллә булып яшәгәндә татар телле мохит сакланган, әмма ул да юкка чыккан

Татар теленә килгәндә, Акмуллада 1939 елда соңгы татар мәктәде ябыла. Ә 1955 елда Петропавловскида татар мәктәбенең эшчәнлеге туктала. Татарлар бистә, мәхәллә булып яшәгәндә татар телле мохит сакланган, әмма ул да юкка чыга. 40-50нче елларда татар телендә белем алу туктатылгач, туган телдә аралашу да бетә, берничә телсез буын барлыкка килә. Тел чамалы, әмма милли үзаң югары.

– Урта Азиядә, шул исәптән Казакъстанда да татар факторы көчле була. Әмма бүген бу милли дәүләтләрдә татарның тәсире нинди?

– Элеккеге кебек булмаса да әле дә татарларның роле зур. Бәйсезлек алгач Казакъстанның башкаласы Алматыдан Астанага күчте. Бу эшләр белән махсус комиссия шөгыльләнде, аның башында министр дәрәҗәсендәге татар кешесе Фәрит Галимов торды. Моннан тыш бүген дә Казакъстан паралменты – Милли Мәҗлестә татарлар бар. Астанада татар эшкәмәрләре бар, меценатлык традициясе сакланган. Алар татар үзәкләренә ярдәм итте, гаетләр, сабантуен оештырырга ярдәм итәләр. Татар җәмәгатьчелегендә зыялылар шактый.

– Татарларны ничек активлаштырып була?

– Астана, Уральски, Семипалатински, Алматыда татарлар актив, татар үзкәләре эшли, татар шәхесләре көчле. Башкаларда хәлләр мөшкелрәк. Татар якшәмбе мәктәпләре дә, анда эшләрлек белгечләр дә кирәк. Татар телен укыту булмаса, телне саклау нәтиҗәсез була. Телне өйрәнүгә көчле мотивация булмавы да эшне тоткарлый. Астанада Каюм Насыйри институты ачылды. Бу – яхшы күренеш. Бу эшне җанландырды, Казакъстан белән Татарстан арасында күпер булдырды.