Каталония парламенты бәйсезлек турында референдум уздыру канунын хуплады

Каталониянең бәйсезлеге өчен урам җыены (2012 елның сентябре)

Каталония парламенты 11 сәгатьлек дебатлардан соң бәйсезлек турындагы референдум уздыру канунын хуплады. Реферндум 1 октябрьгә билгеләнгән.

Төбәкнең Испаниядән аерылу тәртибен билгеләүче канун өчен 72 депутат уңай тавыш биргән, 11е тотылып калган. Каталониянең Социалистик фирка һәм Халык фиркасе вәкилләре тавыш бирер алдыннан залны ташлап чыгып киткән. Алар әлеге карарны шикаять итәргә җыена, дип яза El Pais.

Испания хөкүмәте Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Мадрид мәхкәмәдән Барселона карарын кире кагуны гына түгел, сепаратистларны җинаять җаваплылыгына тарттыруны да сорый. Испания Конституциясендә илнең бүленмәслеге турында язылган.

Референдумда төбәк сайлаучыларына "Каталониянең республика рәвешендә идарә ителүче бәйсез дәүләт булуын телисезме?" дигән сорау бирергә җыеналар.

Reuters мәгълүматларына караганда, Испаниядә икътисади хәлләр яхшыра барган саен Катаолниянең бәйсезлеген яклаучылар саны кими. Ләкин каталоннарның күпчелеге әлеге сорауга референдумда җавап бирү мөмкинлеген тели.

Бәйсезлек алу турындагы бер референдум Каталониядә 2014 елның ноябрендә узган иде. Испаниянең Конституция мәхкәмәсе тавыш бирүне булдырмауны таләп итте, шуңа күрә референдум рөхсәтсез узды. Шулай да халыкның 80 проценты Испаниядән аерылып чыгу өчен тавыш бирде.

Кайбер яклары белән Татарстан яки Башкортстанны хәтерләткән, 7,5 миллион халкы булган Каталониядә соңгы елларда бәйсезлек омтылышлары көчәя бара. Испанчадан тыш үз теленә ия Каталония донор төбәк буларак кеременең, Татарстанныкы кебек үк булмаса да, зур гына өлешен федераль үзәккә җибәреп бара һәм Испаниядәге икътисади кризис вакытында бәйсезлеккә чакыручыларны яклау артып китте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.