Татар яшьләре форумы урыс телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты

2016 елда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Татар яшьләре форумы чыгарган мөрәҗәгатьтә мәктәпләрдә татар телен укытуны киметү куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин диелә. Форум татар телен өйрәнүне кирәкле дип, урыс телле ата-аналарны консенсуска чакыра.

Дүшәмбе иртәсендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә бәйле урыс телле ата-аналарына мөрәҗәгать белән чыкты (мөрәҗәгатьнең тулы тексты Азатлыкта бар).

Урыс телле ата-аналар дөрес булмаган "дошман" тапкан, тел дошман була алмый

Яшьләр форумы сүзләренчә, ата-аналар дөрес булмаган "дошманны" билгеләгән, ул тел була алмый. "Үзегездән сорагыз: сез хәзерге мәгариф торышы белән канәгатьме? Татар һәм урыс телләре, математика, тарих һәм башка фәннәрне укыту сыйфаты шулкадәр аерыламы? Күп көч түгелгән инглиз телен дә күп чыгарылыш сыйныф балалары беләме? Сайлау мөмкинлеге бирсәгез, физика, математика, рус теленә дә каршы чыккан, алардан да баш тартырга теләүчеләр табылыр", диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстанда татар теленең "факультатив" статусы алга таба мәгариф өлкәсеннән чыккан куркыныч низаг вазгыятен тудыра, ди яшьләр форумы. Шулай ук оешма мондый өндәмәләрдә татар теленә тискәре караш, Татарстан халыкларын бер-берсенә каршы кую, "көнкүреш шовинизм" төсмерен алган риторика булуына борчыла. "Татарстанда татар телен өйрәнергә теләмәү тәкъдимнәрен ачык яңгырату үз янында яшәгән зур халыкны күрергә теләмәү буларак кабул ителә", ди яшьләр форумы.

Милли республикаларны, аларның дәүләт телләрен танымау – бу Русия федерациясенең конституцион төзелешен танымау

Моннан тыш, Бөтендөнья татар яшьләре форумы мондый өндәмәләр кысаларында милләтара тынычлыкка куркыныч тудырган сәяси, антиконституцион мөрәҗәгатьләр итүләрне телгә ала. "Милли республикаларны, аларның дәүләт телләрен танымау – бу Русия федерациясенең конституцион төзелешен танымау, һәм мондый мөрәҗәгатьләр ачык экстремистик характерга ия. Бер телнең икенче телдән "лаеклырак" булуын яңгырату – Конституциядә тыелган мәдәни һәм тел өстенлеген пропагандалау", диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгатьтә татар телен өйрәнү әһәмияте телгә алына, бу очракта канунның гына түгел, милләтләрнең бер-берсенә хөрмәтле булуы мөһим дип әйтелә. Татар телен факультатив укыту телнең яшәү һәм үсү перспективасының юкка чыгуын аңлата диелә һәм мисал итеп Совет Берлеге чоры искә төшерелә. Форум хәзерге вакытта татар телен укытуны камилләштергән чараларны, яңа дәреслекләрне атый һәм алга таба Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлеген хуплый.

"Татарстанның ике дәүләт телен тигез күләмдә укыту Татарстан халыклары арасында тиешле консенсус шарты, республикада тынычлык һәм татулыкның төп позициясе булып тора. Сезне мәктәптәге тел балансына каршы юнәлгән провокацияләргә бирелмәскә, диалогка чакырабыз" дип тәмамлана Бөтендөнья татар яшьләре форумы мөрәҗәгате.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.

Сораштыру

[Искәрмә: Татар теленә ихтыяҗны арттыру, укытуны сыйфатлырак һәм нәтиҗәлерәк итү кирәклеге һәр очракта күздә тотыла]

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.