Кырымда ФСБ мөселман Ренат Параламовны тоткарлаган

Кырымда 13 сентябрьдә Русия Федераль иминлек хезмәте Сәетләр (Нижегорский) авылы кешесе Ренат Параламов йортында тентү уздырган һәм Параламовны тоткарлаган.

Бу хакта Крым.Реалиига адвокат Эмиль Курбединов хәбәр иткән.

Җирле активистлар сүзләренчә, Параламов террорчылыкта шикләнелә, дип яза "Украинская правда". Русия федераль иминлек хезмәте әлеге хәл турында берни хәбәр итмәде.

Дүрт бала атасы Параламов базарда сату итә.

Русия Кырымны аннексияләгәннән соң кырымтатарларны һәм ярымутрауда Мәскәү сәясәтенә каршы булучыларны эзәрлекләү башланды. Украинаның бербөтенлеген яклап чыгучы Кырымтатар мәҗлесе Русиядә тыелды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.