Русия Думасы Украинаның мәгариф реформасын урыс халкына карата этноцид дип атады

Русия Думасы

Русия Думасы чәршәмбе пленар утырышта Украинада җирле халыкларның һәм милли азчылыкларның туган телләрендә уку хокукын бозуга юл куймау турында белдерү ясады.

"Дәүләт Думасы депутатлары җирле халыкларның һәм милли азчылыкларның туган телләрендә белем алу хокукы бозылуына юл куярга ярамый дип саный. "Мәгариф турындагы" канун Украинада урыс халкына карата этноцид гамәле булачак", диелә белдерүдә.

Депутатлар белдерүенчә, яңа канун күп төрле халыкара каыгйдәләрне һәм нормаларны боза, шул исәптән, БМОның Бала хокуклары конвенциясен, Милли азчылык хокуклары конвенциясен һәм Төбәк телләре яки азчылык телләре Европа хартиясен. Моннан тыш, туган телдә белем алу хокукын гарантияләүче Украина Конституциясе дә бозыла, диелә.

Депутатлар бу мәсьәләдә Болгарстан, Маҗарстан, Греция, Молдова, Польша һәм Романиягә теләктәшлек белдерә. Украина алып барган милләтчелек сәясәте кичекмәстән хөкем ителергә тиеш, диелә Дума белдерүендә.

Моннан тыш, Дәүләт Думасы бөтен парламентларны Украинада төп халыкларны һәм милли азчылыкны "мәҗбүри ассимиляцияләштерүдән" яклау максаты белән берләшергә чакыра.

Белдерү БМОга, Парламентара берлеккә, БДБның парламентара ассамблеясенә, ОБСЕ, ПАСЕ оешмаларына, Европаның Баш секретаренә, Европа дәүләтләренең парламентларына җибәрелгән.

Шушындый ук белдерү Федерацияләр шурасы тарафыннан да кабул ителгән.

5 сентябрьдә Югары рада "Мәгариф турында" канун кабул итте. Аны Украина президенты 25 сентябрьдә имзалады. Канунга ярашлы, 2020 елдан Украина мәгариф системы тулысынча украин телле булачак. Бу исә урыс телле мәктәпләрнең һәм сыйныфларның юкка чыгуына китерәчәк диелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.