Чит ил операторлары "Яровая кануннары" сәбәпле Русиядән китәргә мөмкин

"Яровая кануннары"на каршы ризасызлык чарасында, 2016 ел

Интернет-сервисларны кулланучылар турында мәгълүмат саклауны мәҗбүр итүче "Яровая кануннары" сәбәпле Русиядә эшләүче чит ил операторлары илдән китәргә мөмкин.

Әлеге операторлар Русиянең махсус хезмәтләренә кулланучылар турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак, ә бу исә Европаның мәгълүматны саклау турындагы кануннарына каршы килә. Бу хакта Интернет тикшерү институты (Институт исследований интернета) хисбына таянып, "Коммерсантъ" яза.

Росокомнадзорның "мәгълүмат таратуны оештыручылар" исемлегенә кергән чит ил интернет-хезмәтләрнең дә проблемнары барлыкка килергә мөмкин. Әлеге вакытта бу исемлеккә 96 ресурс керә, шул исәптән Telegram, Badoo, Vimeo, Opera Software һәм WeChat сервислары да.

"Русиядә хезмәт күрсәтү лицензиясе булган чит ил операторлары "Яровая кануннары" таләпләренә эләгергә, нәтиҗәдә чит ил (бу очракта Русия) хокукларын бозган өчен дә җавапка тартылырга мөмкиннәр", дип сөйли Русия Электрон коммуникацияләр берлегенең баш аналитигы Карен Казарян.

Институт хисабында белдерелгәнчә, әлеге вазгыять аркасында элемтә өләксендә эшләүче чит ил ширкәтләре кимергә яки бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

Интернет тишкерү институты моңа кадәр дә бер кисәтү чыгарган иде. Европада берлегендә яңа регламент үз көченә кергәннән соң, Ирина Яроваяның мәгълүмат саклау турындагы кануннары аркасында Русия операторларына дистәләрчә миллиардлаган доллар күләмендә штрафлар салынырга мөмкин.

2018 елда Европа берлегендә яңа канун гамәлгә керәчәк. Документка ярашлы, Европа кулланучыларының мәгълүматы бары тик махсус хезмәтләрнең бу дәүләт иминлеге өчен кирәк дип тапканда гына сакланылырга тиеш.

"Яровая кануннары" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын алты ай дәвамында саклауны мәҗбүр итә. Канун 2018 елның июлендә гамәлгә керәчәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.