Шевченко: "Тел өчен көрәшмәсәгез, заводларыгызны да, нефть ширкәтләрегезне дә алачаклар"
Your browser doesn’t support HTML5
Танылган тележурналист Максим Шевченко Татарстан оештырган "Многоликая Россия" ("Күпмилләтле Русия") дип аталган бәйге кысаларында каләм ияләре белән очрашты. Шевченко бүгенге сәяси вазгыятьтә татарлар үз мәнфәгатьләре өчен көрәшмәсә, Татарстан Идел елгасы һәм Зөя утравы белән генә утырып калачак дигән фикердә.