2021 елда халыкара умартачылык җыены Уфада узачак

Your browser doesn’t support HTML5

Уфа 2021 елда "Апимондия" халыкара умартачылык конгрессын һәм "АпиЭКСПО" күргәзмәсен уздырачак. Сайлап алу бәйгесендә Русиядән тыш, Сербия, Словения һәм Дания дә катнашты. Уфа шәһәре сишәмбе Истанбулда халыкара умартачылык берлекләре федерациясе конгрессында тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Уфа биргән гаризада белдерелүенчә, чараның якынча бюджеты 1-2 млн евро тәшкил итәчәк, шәһәр ун меңгә кадәр кеше кабул итәргә әзер булачак.