Мәскәү үзәгендә полиция активистларны һәм үтеп баручыларны тоткарлый

Навальный тарафдарлары урам чарасында. 7 октябрь, 2017

Хокук саклау проекты "ОВД-Инфо" мәгълүматларына күрә, 30 дан артык кеше тоткарланган.

Мәскәүдә полиция Манеж мәйданында, Тверь урамында һәм Русия Думасы бинасы янында активистларны һәм үтеп баручыларны тоткарлый. Хокук саклау проекты "ОВД-Инфо" мәгълүматларына күрә, 30 дан артык кеше тоткарланган. Аларның барсында да диярлек өндәү кәгазләре булмаган. Тоткарланучыларның кайберләре үтеп баручылар.

Тәртип саклаучылар көч кулана дип хәбәр ителә. Бер үсмернең башы яраланган, бер кызның җилкәсенә зыян килгән һәм аны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр.

Иртән Мәскәүдә оппозиционер Алексей Навальный тарафдарларының тоткарлануы турында блогер Денис Стяжкин Твиттерда язды. Аның сүзләренчә, тоткарлаганда полиция "каты көч кулланган". 14 кешене автозакларга төяп алып киткәннәр.

Тоткарланучыларның берсенең сүзләренә караганда, алар тыныч кына басып торган. Кулларында шигарләр һәм бернинди өндәмә кәгазьләр дә булмаган. Көтмәгәндә алар янына ике автозак килеп туктаган ОМОН хезмәткәрләре кешеләрне өстерәп төйи башлаган. Тәртип сакчылары документларын күрсәтмәгән һәм ни өчен тоткарлауларын да белдермәгән.

Кичке якка Русия Дкмасы бинасы янында тагын 14 кешене тоткарлаганнар, аларның 7се балигъ булмаганнар, дип хәбәр итә "ОВД-Инфо". Тоткарлау сәбәпләре төрле булган дип белдерелә. Берәүләрдән полиция хезмәткәрләре документларын күрсәтүне сораган, аннан автозакка таба алып киткән. Бер үсмер телефонын карап торганда тоткарланган.

7 октябрь Русия шәһәрләрендә оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чаралары тоткарлаулар белән узды. 290 кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.