Туймазы районында балаларны машина таптаган

Туйимазы райнында юл казасы (gibdd102.ru сайтыннан)

Башкортстанның Туймазы районында Октябрьски-Япрык-Туймазы юлының беренче чакрымында ВАЗ-2115 машинасы бер төркем укучы бала өстенә менгән. Ике бала яраланган.

Башкортстанның баш автоинспекторы Динар Гыйлметдинов сүзләренә караганда, юл казасы көндезге сәгать 11ләр тирәсендә булган. Рульдәге 26 яшьлек егет Туймазы районы чигендә урнашкан стелла янында фотога төшәргә дип туктаган укучылар өстенә менгән. Нәтиҗәдә 13 яшьлек ике үсмер яраланган, алар хастахнәгә озатылган. Балалар экскурсиядән кайтып килгән булган.

Баш автоинспектор хәбәр итүенчә, рульдәге егетнең машина йөртү таныклыгы булмаган һәм үсмерләрне ул машинаны тиешенчә идарә итә алмау сәбәпле таптаган. Әле тикшерү эшләре бара, диелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.