Собчак инде биш ел дәвамында оппозиция вәкилләре һәм "дистәләрчә мең башка кешеләр" белән митингларга чыгуын һәм үзгәрешләр таләп итүен, әмма ул үзгәрешләрнең һаман да күренмәвен әйтә. "Караклар һәм коррупционерлар алдашуларын, хакимияттәгеләр урлашуларын дәвам итә", ди Собчак.
Ул үзен берничә ел элек сайлау бюллетеньнәрендә бетерелгән "барысына да каршы" намзәт буларак тәкъдим итә һәм калган барлык намзәтләргә каршы булучыларны үзе өчен тавыш бирергә чакыра.
Собчакның киләсе сайлауда намзәт булырга теләвен игълан итү мөмкинлеге сентябрь башында мәгълүм булды. Кайбер мәгълүмат чаралары аның бу адымын Русия президенты идарәсе белән килештерелеп оештырылган чара дип бәяләде. Собчак исә үзенең Кремль белән бәйләнештә эш итүен кире кага.
Киләсе президент сайлауда намзәт буларак теркәлергә җыенуын белдергән оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный Собчакны "карикатур либераль намзәт" дип атады. Собчак исә Навальныйны оппозицияне таркатуда гаепләде һәм көчләрне берләштерергә чакырды.
Кремль Собчакның сайлауда катнашу нияте "Конституциягә тулысынча туры килә" дип белдерде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков аны "сәләтле кеше" дип атады.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.