Әремцән авылы халкы Европа шурасына мөрәҗәгать иткән

Әремцәннәр митингта, 15.10.2017

Төмән өлкәсенең Тубыл районы Әремцән авылы халкы авыллары янында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә юл куймауда ярдәм сорап Европа шурасының милли азчылык хокукларын яклау конвенциясе кысаларындагы киңәшләшү комитетына мөрәҗәгать тапшырган. Комитет вәкилләре шушы көннәрдә Русиядә эшли.

Бу хакта үзенең Фейсбук сәхифәсендә Әремцән авылында кәгазь җитештерү комбинаты төзелешенә каршы хәрәкәт активистларының берсе Гөлзифа Бакиева хәбәр итә.

16 октябрь Европа шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясе кысаларындагы киңәшләшү комитеты вәкилләре Төмәндә булган иде. Алар себертатарларның милли мәнфәгатьләре ничек саклану белән дә кызыксынды.​

Моннан тыш, Гөлзифа Бакиева Русия түрәләренә һәм дәүләт оешмаларына кәгазь җитештерү комбинаты төзелешен булдырмауны сорап язылган хатлар турында да искә төшерә. Мөрәҗәгатьләр президент Владимир Путинга, премьер-министр Дмитрий Медведевка, милләтләр эшләре федераль агентлыгына, Русия Җәмәгать пулатына, Дәүләт Думасының Экология комитетына, КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюгановка һәм ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийга җибәрелгән.

Моннан тыш, Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушевка ике хат һәм 15 октябрьдә узган митинг резолюциясе тапшырылган. Резолюция шулай ук Путинга да җибәрелгән. Төбәк депутатларына, район башлыгына, район прокуратурасына да береничә хат язылган.

Менә инде берничә ай Әремцән халкы бу кәгазь комбинаты төзелешенә каршы көрәш алып бара. Әремцәннәр, әлеге корылмалар төзелсә, авыл юкка чыгар, зарарлы матдәләр тирә-якны пычратып, кешеләргә зыян салыр дип борчыла. Читтән китерелгән күпсанлы эшчеләр төбәктә социаль киеренкелеккә, экологик һәм этнодемографик казага сәбәп булачак ди алар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.