Станислав Белковский: "Башкортстанда башкорт телен мәҗбүри укыту кирәк"

Станислав Белковский

Сәясәт белгече Станислав Белковский Башкортстанда башкорт телен мәҗбүри уктыу кирәк, дип саный. Аның фикеренчә, болай иткәндә республика Русиядән "читләшмәячәк", ә киресенчә тартылачак.

"Милли төбәкләрдә телләрне тулысынча легальләштерергә кирәк, дип саныйм. Ягъни, Башкортстанда башкорт теле мәҗбүри укытылырга тиеш. Бу Башкортстанның Русиядән читләшүенә китермәячәк, ә киресенчә Аңлыйсызмы, әгәр хатын-кызны үзеңә каратам дисәң, аңа чәчәкләр бәйләме бүләк итәргә кирәк. Бу җитәрлек шарт түгел, ләкин зарур шарт," дигән Станислав Белковский Уфага килгәч. Аның сүзләрен Медиакорсеть китерә.

Белковский фикеренчә, төбәкне үзеңә тартыр өчен аңа нидер бирергә кирәк. "Каталониядә барган бүгенге вакыйгалар 1921 елда чыккан "Бесхребетная Испания" китабында тасвирлана. Испания төбәккә яхшырак берни тәкъдим итә алмый. Аерылып чыгу теләге барлыкка килгәнче, ниндидер бер яхшы әйбер тәкъдим итү зарур", ди сәясәт белгече. Аның сүзләренчә, милли телләрне өйрәнү - чәчәк бәйләме. Ләкин федераль хакимият моны аңламый, хатының аерылып чыгып киткәнче, аның күңелен күрергә кирәк, ди Белковский.

Станислав Белковский берничә көн элек Ксения Собчакның өлкән сәяси киңәшчесе итеп билгеләнде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.