Жириновский милли телләрне укыту урысларны төбәкләрдән кысрыклап чыгара дип саный

Владимир Жириновский

Русия Дәүләт Думасындагы ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновский фикеренчә, милли телләр ихтыяри гына өйрәнелергә тиеш, бер генә дәүләт телен – урыс телен генә яхшы белергә кирәк.

Владимир Жириновский Татарстан мәктәпләрендә татар теле статусы һәм мәҗбүри укытылуына карата үз фикерен белдерде. Ул Дәүләт Думасында яшьләр катнашында узган түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында Чаллы студенты Дарья Аделшинаның милли телләр турындагы соравына җавап бирде.

"Татарстанның килеп туган ике статусы: вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүнең мөддәте тәмамлану һәм татар теленең милли һәм республиканың икенче дәүләт теле статуслары турында ни уйлыйсыз? Минемчә, яңа юридик каршылыклы вазгыятьтә яңа төрле мөнәсәбәтләр схемасын булдыру кирәк, чөнки Ельцин төзегәне үлде, ә яңасы – Путинныкы әле һаман төзелмәде", дип мөрәҗәгать итте Аделшина.

"ЛДПР илнең географик яктан бүленүе тарафдары, милли сыйфат ягыннан түгел, чөнки бу сепаратизмга илтүче юл. Икенчесе – милли телләр статусы. Зинһар өчен, кем тели, өйрәнегез, ләкин ихтыяри. Икенче телне көчләп тагарга ярамый. Без хәтта урыс телен дә начар беләбез. Бер дәүләт телен – урыс телен яхшырак өйрәнергә кирәк. Калганнары – рәхим итегез, ләкин ихтыяри", дип Жириновский.

Ул әлеге телләрдән тыш мәктәпләрдә чит телләр дә өйрәнелүенә һәм укучыларга моның бик авыр булуына да басым ясый. Милләтара каршылыклар да, аның фикеренчә, уку теләген бетерә.

"Шуңа күрә, беренче сыйныфтан ук татар телен такмагыз! Кем тага? Түрә, мәгариф министры һәм бетте! Без дошманлык мөнәсәбәте тудырабыз, болай булырга тиеш түгел. Татария урыслары татар телен өйрәнергә теләми! Чуашия - чуаш телен, Мордовиядә - мордва телен. Ник тагарга? Менә Киев бүген урыс телен тыя. Алар бер басу җимеше! Украинада тыялар, ә безнең төбәкләрдә милли тел өйрәнергә мәҗбүр итәләр. Бу юл Русиядә урысларны милли төбәкләрдән кысрыклап чыгаруга китерә. Статистикага карагыз, күрерсез – милли төбәкләрдә урыслар кими, бигрәк тә Төньяк Кавказда", ди Жириновский.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.