Барнаул татар яшьләре Обь буенда "Туган тел"не җырлады

Your browser doesn’t support HTML5

Интернетта татар телен яклап башланып киткән флешмобка Барнаул шәһәре татар яшьләре дә кушылды. Алар җыйнаулашып Обь елгасы ярында "Туган тел" җырын башкарды.

Барнаул татар яшьләре оешмасы вәкиле Артем Зиннәтуллин Азатлыкка сөйләгәнчә, башта алар Новосибирскидан килгән яшьләр белән милли мәсьәләләр турында фикер алышу, дебатлар уздырган.

"Без милли мәсьәләләр һәм милли сәясәт өлкәсендә ике мәсьәләне карадык: "Катнаш никахлар" һәм "Бүгенге дөньяда татар теленең актуальлеге". Бу мәсьәләләргә кагылышлы төгәл генә фикеребез юк иде, шуңа күрә һәрберебез уңай яктан да, каршы яклап та дәлилләр әзерләп килде. Чарада, безнең оешмадан кала, Новосибирски шәһәреннән "Алма" татар яшьләре оешмасы катнашты. Ахырда такымнар да, чарада катнашкан тамашачылар да "телне белергә кирәк" дигән фикергә килде. Укыту ысулларында кыенлыклар булса, методикаларны үзгәртергә, гадиләштерергә мөмкин. Бу кыенлыкларга карап кына татар телен мәктәпләрдә укытудан бөтенләй баш тартырга кирәк түгел. Татар телен төбәкләрдә укытуны да саклап калу мөһим. Бездә татар теле Барнаулда гына укытыла, бары безнең үзәктә генә, атнага ике дәрес", дип сөйләде Артем.

Чарадан соң яшьләр Барнаул шәһәрен карарга чыккан. "Киңәшләштек тә, татар телен яклаган чарага без дә кушылырга тиеш дигән карарга килдек. Хәзерге вакытта Казанда, Татарстанда, башка төбәкләрдә ниләр булып ятканын күреп торабыз. Татарлар үз фикерләрен әйтә. Без телебезнең булуын телибез, аны өйрәнсеннәр, бу проблемга игътибарны җәлеп итәргә кирәк. Шуңа күрә без әлеге чарага кушылып, эстафетаны башкаларга тапшырырга булдык. Бөтен илдә, дөньяда яшәүче татарлар үз сүзен әйтсен – татар телен яклап җырласыннар!" диде Артем.

Чара тау башында урнашкан паркта узган. Бу Обь елгасының биек яры, шәһәрнең иң матур җирләреннән санала. "Җырлаганда безнең артыбызда Обь елгасы һәм зур хәрефләр белән "Барнаул" дип язылган иде. Без репетиция дә уздырмадык, әзерләнмәдек тә, ничек бар, шулай җырладык. Безне ишетүләрен телибез, һәм безгә туган телебезнең язмышы барыбер түгел икәнен күрсеннәр!" ди Барнаул татар яшьләре оешмасы вәкиле Артем Зиннәтуллин.

Социаль челтәрдә "Туган тел"не җырлап беренче видеороликны эстрада йолдызы Фирдүс Тямаев урнаштырган иде. Аңа ияреп, татар җырчылары, башка һөнәр вәкилләре дә татар халкының Тукай сүзләренә язылган бу гайре рәсми гимны саналган җырны башкарып, интернетка куя башлады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.