"Башкортлар кече халык түгел!"

Әлфия Үзәнбаева

3 ноябрь Башкортстан башкаласының Уфа районы мәхкәмәсе башкорт активисты Әлфия Үзәнбаева эшен карый башлады. Әлеге эш “Урыс ата-аналарының хокукларын яклау оешмасы” рәисе Галина Лучкинаның “Эхо Москвы” радиосы аша башкорт халкын “кече халык” дип атавы уңаеннан башланган иде. Үзәнбаева бу сүзләргә каршы килеп Лучкинадан гафу үтенүен һәм акчалата җәза таләп итә.

Мәхкәмә бинасы янында ике урында ялгыз пикетлар узды. Пикетчылар “Башкортлар Русиядә кече халык түгел” һәм “Лучкина башкорт халкы алдында гафу үтенергә тиеш” дип язылган шигарләр күтәреп торды. Алар икесе дә укытучы булып эшләүләре сәбәпле эштән куылудан куркып фотога йөзләрен күрсәтми төштеләр.

"Башкортлар кече халык түгел!" шигаре белән ялгыз пикетчы

Беренче мәхкәмә утырышы 16 октябрь узган иде. Әлеге эш “Урыс ата-аналарының хокукларын яклау оешмасы” рәисе Галина Лучкинаның “Эхо Москвы” радиосы аша башкорт халкын “кече халык” дип атавы уңаеннан башланган иде. 9 июньдә яңгыраган ул тапшыруда сүз республика мәктәпләрендә башкорт телен укыту мәсьәләсе турында барды. Әлфия Үзәнбаева фикеренчә, башкорт халкы республикада яшәүчеләрнең 29,5 процентын тәшкил итү сәбәпле ул һич кенә дә кече халык була алмый.

Соңгы вакытта мәхкәмәләрдә башкорт теленнән тәрҗемәче таләп итү гадәти хәлгә әйләнеп бара

Узган утырышта шикаять бирүче башкорт теленнән урыс теленә тәрҗемә итү өчен тәрҗемәче таләп иткән иде. Мәхкәмәнең бу утырышында тәрҗемәче расланды һәм башка кайбер килештерү мәсьәләләре каралды. Шуны да әйтергә кирәк, соңгы вакытта мәхкәмәләрдә башкорт теленнән тәрҗемәче таләп итү гадәти хәлгә әйләнеп бара. Алар урыс телен камил белүләренә карамастан, Конституция хокукларына таянып тәрҗемәче таләп иттеләр.

Утырыштан соң Әлфия Үзәнбаеваның адвокаты Айдар Вәлитов Азатлыкка гаделлек тантана иткәнче көрәшәчәкләрен белдерде:

“Мин Әлфия Үзәнбаеваның вәкиле булам. Әлфия Үзәнбаева Тамара Лучкинаның башкортларны кече халыклар дип атавына каршы мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Милләтләрне зурга, кечкенәгә бүләргә ярамый. Без гаделлек өчен көрәшәбез”, диде Айдар Вәлитов.

"Лучкина башкорт халкы алдында гафу үтенергә тиеш" дип язылган шигар

Әлфия Үзәнбаева Азатлыкка фикерләрен белдереп, кече халык булган очракта акча түләнергә тиешлеген белдерде:

Моны башкорт халкы рәнҗеп кабул итте. Без Русиядә сан белән дүртенче урында

“Галина Лучкина“ Эхо Москвы” радиосы аша тапшыруда башкортларны кече халык дип атаган иде. Моны безнең башкорт халкы рәнҗеп кабул итте. Без Русиядә статистика буенча сан буенча дүртенче урында торабыз. Лучкина күмәк санлы борынгы асаба халкыбызны бетеп барган манси, чукча халыклары белән бер сафка куя. Бу безне нык рәнҗетте.

Без үз җирләребездә яшибез, асаба халыкбыз, ата-бабаларыбыз ыруларын хәтерендә тота. Шуңа безнең Лучкинага соравыбыз бар. Нишләп ул башкорт җирендә яшәп, безне кече халыкка кертә? Әгәр без кече халык булсак, нишләп субсидияләр, акчалар түләнми? Себердә яшәгән кече халыклар бу статуста булулары өчен акча алалар.

Your browser doesn’t support HTML5

Әлфия Үзәнбаева: "Башкортлар кече халык түгел!"

Элек безнең ата-бабалар үз җирләрен килмешәкләргә арендага биргәннәр. Безнең җиребездә яшиләр икән, безгә дә түләсеннәр.

Без шул ук “Эхо Москвы” радиосы аша Галина Лучкинаның гафу үтенүен сорыйбыз. Шуның белән килешергә уйлыйбыз. Безгә милләтара киеренкелек кирәкми”, диде Әлфия Үзәнбаева.

Галина Лучкина үзе Азатлык белән сөйләшү тәкъдименнән баш тартты.

Мәхкәмәләшү шактый сузылырга охшаган. Алдагы утырыш 5 декабрьгә билгеләнде.

Башкорт теленә басым. Мәхкәмәләшүдә соңгы тәрәккыят:

  • 22 сентябрь Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 21 сентябрь узган каршылык чарасын алып барган Әмир Тойгыновны 5 тәүлеккә, чарада чыгыш ясаган Камил Мөхәммәтҗановны 7 тәүлеккә хөкем итте.
  • Зөлфия Гайсина 4 октябрь башкаланың Октябрь районы мәхкәмәсе тарафыннан 21 сентябрь узган урам җыенында Рәми Гариповның “Туган тел” шигырен укыганы өчен 15 мең сум штрафка тарттырылды. 30 октябрь республиканың Югары мәхкәмәсе бу карарны көченнән чыгарды. Мәхкәмәләр тәрҗемәчеләр катнашлыгында узды.
  • 18 октябрь Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Сәгыйть Исмәгыйловны милләтара каршылык тудыруы өчен 320 мең сум штрафка тарттырды.
  • 25 октябрь Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 21 сентябрь узган каршылык чарасын оештырган бәйсез журналист Рамил Рәхмәтовка 15 мең сум акча түләтү турында карар чыгарды. Мәхкәмә тәрҗемәчеләр белән узды.
  • 2 ноябрь Уфаның Киров районы мәхкәмәсе “Башкорт” оешмасы рәисе Фаил Алчыновтан 16 сентябрь узачак каршылык чарасына чакырган видеоязмасы өчен 20 мең штраф түләтү турында карар чыгарды. Бу Фаил Алчыновка өченче штраф. Беренчесендә ул шул ук урам җыеныннан соң полиция хезмәткәрләренә буйсынмаган өчен 750 сумга, икенчесендә каршылык чарасыннан соң ике көн узгач чарадагы чыгышы өчен 20 мең сум штрафка тарттырылган иде. Мәхкәмәләр тәрҗемәчеләр катнашлыгында узды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.