Русиядә "Артподготовка" хәрәкәтендә катнашуда шикләнелеп йөзләрчә кеше тоткарланган

Мәскәүдә тоткарлаулар. 5 ноябрь 2017

Тоткарланучылар арасында очраклы үтеп баручылар, Pokemon Go уйнаган үсмерләр дә бар.

Русиядә тыелган "Артподготовка" хәрәкәте чараларында катнашуда шикләнелеп йөзләрчә кеше тоткарланган. "ОВД-Инфо" мәгълүматларына күрә, Мәскәүдә 376 кеше тоткарланган, бөтен Русиядә 412 дип белдерелә. Краснодар, Пермь, Дондагы Ростов, Сарытау һәм Омскида да тоткарлаулар турында хәбәр ителә.

Дәүләт мәгълүмат чаралары, исеме билгесез чыганакларга сылтама белән, тоткарланганнарның кайберләрендә пычаклар һәм кастетлар табылуын хәбәр итә. Бу хакта бәйсез чыганаклардан мәгълүмат юк. Мәскәүдә полиция узып баручыларны да тоткарлаган. Pokemon Go уйнаган үсмерләрне дә автозакларга төягәннәр. Шулай ук Мәскәүдә Адам Смит укуларында катнашкан 20ләп кешене тоткарлаулары билгеле. Манеж мәйданында "Эхо Москвы" журналисты Андрей Ежов та тоткарланган.

Мәскәү үзәгендә тоткарлаулар. 5 ноябрь 2017

"Артподготовка" лидеры, милләтче Вячеслав Мальцев 2017 елның 5 ноябрендә Русиядә инкыйлаб булачак дип берничә тапкыр белдерде. Үзе ул хәзер чит илдә. "Артподготовка" Русиядә "экстремист" оешма дип танылды.

5 ноябрьгә бенрничә көн кала Мальцев тарафдарлары, дистәләрчә кеше тоткарланды. ФСБ янәсе "Артподготовка" тарафдарлары хакимият биналарын яндырырга, полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә җыенган дип белдерә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.