Стәрлектамакта ачлык тотучы өлешчеләргә тагын өч кеше кушылды
Your browser doesn’t support HTML5
Стәрлетамакта фатир алам дип алданган өлешчеләрнең ачлык игълан итүенә 17 көн булды. Ачлык тотучы тугыз кешегә бүген тагын өч кеше кушылды. Ахыр чиккә җиткән кешеләр “Башкстрой” төзелеш оешмасын җаваплылыкка тарттыруны таләп итә. Былтыр ачлык игълан иткәннән соң хакимият өлешчеләрнең хәленә кереп җир бүлеп биргән булса да, өлешчеләр хәзер бу җирдә башкалар өчен фатирлар төзелүен әйтә.