Медиа: Акмәчеттә Калга солтан сараеның калдыклары табылган

Акмәчет (Симферополь) үзәгендә археологлар Кырым ханлыгы чорына караган металл акчалар, керамик савыт-саба калдыклары һәм пыяла кисәкләре тапкан. Алар хан "урынбасары" саналган Калга солтанныкы булырга мөмкин, дип фаразлана.

Кырымдагы Русия археология институты хезмәткәре Эмиль Сейдалиев "РИА Крым" басмасына белдергәнчә, сарай Кырым ханының "урынбасарсы" Калга солтанныкы. Кырым ханы тәхеттән төшерелгән яки үлгән очракта Калга солтан хан булып калу мөмкинлегенә ия булган.

"Калга солтан - Кырым ханылыгында икенче кеше. Өстәвенә ул гаскәрләр башлыгы булган һәм Бакчасарай капкасын саклаган", ди фәнни хезмәткәр.

Калга солтанның исеме билгеле түгел. Сейдалиев сүзләренчә, Гәрәйләр нәселенең 79 вәкиле Калга солтаннар булган. Алар арасында Бакчарасайга нигез салучы Сәхибгәрәй дә бар. Ул 1521-1524 елларда Казан ханлыгын идарә иткән.

Археологлар мәгълүматына караганда, сарай 1800 корылмадан торган.

Русия Думасында аннексияләнгән Кырымнан депутат Руслан Бальбек әлеге табылдык мәдәни мирас һәйкәлләре реестрына кертеләчәк, дип белдерә. Әлеге урынны Җәмигъ мәчете төзелешенә бирергә җыенган булганнар.

Кырым археологлары 7 ноябрьдә Бакчасарй районындагы Бүрлүк (Вилино) авылында скифлар ныгытмасына кертүче борынгы капка да тапкан иде.

Украин мәдәният министрлыгы бу уңайдан халыкара оешмаларга мөрәҗәть итеп, Русия археологларының Кырымда канунсыз казынуларына реакция белдерүләрен сорарга җыена.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.