Русия Думасы Мәгълүмат чаралары канунына "чит ил агенты" турында үзгәрешләр кертте

Русия Думасы бинасы

Русия Кеше хокуклары шурасы җитәкчесе Михаил Федотов канунның ашык-пошык язылуын, ике өлкәгә караган кануннарның хилафлык белән берләштерелүен белдерә.

Русия Думасы чәршәмбе Мәгълүмат чаралары канунына үзгәрешләр кабул итте. Канун гамәлгә керсә, чит илдә теркәлгән медиа чит ил агенты дип бәяләнәчәк. Шул ук вакытта чит ил капиталы катнашкан Русия медиасына, физик затларга бу канун кагылмаячак.

Үзгәрешләргә күрә, "басма, аудио, аудиовизуаль һәм башка хәбәрләр, язмаларны чикләнмәгән кешегә таратучы" теләсә нинди чит ил структурасы, әгәр алар чит илдән финансланса, "чит ил агенты" булып танылырга мөмкин.

Чит ил агенты исемлегенә кайсы медианы кертүне Русия юстиция министрлыгы хәл итәчәк. Бу хакта 14 ноябрь Русия парламентының түбән пулаты рәисе урынбасары Петр Толстой белдерде.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы җитәкчесе Михаил Федотов һәм Стратегияләр әзерләү үзәге җитәкчесе Алексей Кудрин әлеге канун өлгесен эшләнеп бетмичә кабул ителде дип тәнкыйтьләде.

РБК-га әңгәмәдә Федотов канунга үзгәрешләр "ашык-пошык язылган" диде. Аның сүзләренчә, "Мәгълүмат чаралары" һәм "Хөкүмәттән бәйсез оешмалар" турындагы кануннар хилафлык белән берләштерелгән. Беренчесе мәгълүмат кануннарына карый, ә икенчесе сивиль җәмгыять кануннарына.

Мәскәү финанслаган RT (Russia Today) телеканалы үзенең АКШтагы бүлеген американ хакимиятләре таләбе белән "чит ил агенты" итеп теркәргә мәҗбүр булуын белдергәч, Русиядә дә чит ил мәгълүмат чаралары эшчәнлеген чикләргә дигән карарга килделәр. АКШ юстиция министрлыгы кичә теркәлү мәгълүматларын игълан итте.

Вашингтон АКШтагы "чит ил агенты" турында канунның Русиянекеннән аерылып торуын, мәгълүмат таратуга киртә куймауны әйтә килә.

"Азат Европа Радиосы/Азатлык Радиосы" медиакорпорациясе президенты Томас Кент: "RT телеканалы АКШта үз тапшыруларын кабель телевидениесе аша күрсәтә, ә "Свобода радиосы"ның Русиядә мондый мөмкинлекләре юк", дип белдерде. Кент "Свобода" журналистларының Русиядә эзәрлекләүләргә, көч куллануларга дучар булулары, аккредитацияләре алынуны, әмма шул ук вакытта АКШтагы Русия телеканалы белән мондый хәлләрнең булмавын ассызыклады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.