Коми башлыгы коми телен мәҗбүри укытуны туктаткан фәрманны кире какты

Коми башлыгы Сергей Гапликов ана теле мәсьәләсендә "төрле яктан уйланылган, зирәк карар" кирәк дип белдерә.

Коми республикасы башлыгы Сергей Гапликов мәктәпләрдә коми телен мәҗбүри укытудан баш тарту фәрманын туктатып тора. "Коммерсантъ" газеты хәбәр итүенчә, ул Коми республикасы мәгариф министрлыгына фәрманны яңадан язарга дигән күрсәтмә биргән.

"Ана теле һәм дәүләт телләрен укыту мәсьәләсендә төрле яктан уйланылган, зирәк караш булырга тиеш. Республика хөкүмәте, прокуратура, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, педагоглар, белгечләр, Русиянең Мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып бара. Берничә тәкъдим бар, аларны өйрәнер өчен вакыт һәм җәмәгатьчелек белән уртак фикергә килү кирәк", ди Голиков.

Элгәре Коми мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык мәктәпләрендә дә коми телен мәҗбүри укытуны туктаткан фәрман чыгарган иде. Әмма прокуратура һәм министрлык тикшерүләре ана телен өйрәнү рус телен өйрәнүгә зыян китермәвен күрсәтте.

14 ноябрь РБК сайты федераль үзәк мәктәпләрдә милли телләрне укыту мәсьәләсендә карашын үзгәртергә җыенмавын хәбәр иткән иде. "Барысы да канунга нигезләнәчәк: милли телләр ихтыяри өйрәнеләчәк. Бу кагыйдә барлык милли республикаларга да кагыла, бернинди чыгарма булмаячак", дип белдергән басмага бер федераль түрә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.