Үзсалым референдумнарында сайлаучыларның 66 проценты катнашкан

Биектауда референдум вакытында

Татарстанның 43 районында якшәмбе узган үзсалым референдумнарында сайлаучыларның 66,26 проценты катнашкан. 14 авыл биләмәсендә кеше аз килү нәтиҗәсендә референдум узмаган дип санала.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе якшәмбе республика районнарында узган үзсалым референдумнарының беренче нәтиҗәләрен чыгарды. Тавыш бирүдә 569,5 мең кеше катнашкан, бу исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның 66,26 проценты, диелә Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

Җирле референдумнар республиканың 872 авыл биләмәсендә һәм шәһәрендә узды. Нәтиҗәдә аларның 858ендә референдум гамәли дип танылды, аларда сайлаучыларның 50 проценттан артыграгы тавыш биргән. 14 авыл биләмәсендә исемлекләрдәге сайлаучыларның яртысыннан азрагы гына килү сәбәпле, референдум узмады дип танылды. 856 авыл биләмәдә референдумда чыгарылган сорауга күпчелек уңай тавыш биргән.

Узган референдумда сайлаучыларга төрле авыл йә шәһәр мәнфәгатьләренә, урынына карап, 100 сумнан алып 500 сумга кадәр түләргә әзер булу-булмаулары соралды. Әйтик, Биектау районының Шәпше авылында бу сумма 200 сум иде. Бу акчалар яктырту корылмаларына, юл төзелешенә, зират эшләренә һәм хәтта террорга каршы көрәшкә дә тотылачак диелә. Сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән очракта, референдум гамәли санала.

Үзсалым референдумы 2013 елдан бирле уздырыла. Татарстан хөкүмәте үзсалым тәртибе белән җыелган һәр сум өчен дүрт сум бүлеп бирә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.