Явлинский Татарстанны башка төбәкләр белән берләштерүгә каршы
Your browser doesn’t support HTML5
"Яблоко" фиркасеннән Русия президентына намзәт булырга җыенучы Григорий Явлинский Казандагы матбугат очрашуында "гасырларга сузылган мәдәнияте, үз теле булган Татарстанны" башка төбәк белән берләштерү яклы булмавын белдерде. Ә менә кайбер кечкенә өлкәләрне берләштерү мөмкин, ди "Яблоко" лидеры. "Алар өлкә буларак, кайчандыр фиркаләр оешмалары җитәкчелеге өчен административ максатларда гына барлыкка килгән", ди Явлинский.
Аның фикеренчә, төбәкләргә максималь мөмкинлекләр бирергә кирәк. Шул ук вакытта сәяси систем федератив булырга, ягъни бөтен илдә кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау федерация җаваплылыгында булырга тиеш, дип саный сәясәтче. Ә инде икътисади үсеш мөмкинлеккләре төбәкләргә бирелү зарур, дип белдерә Явлинский.