Рәфис Кашапов төрмәдән иреккә чыкты

Рәфис Кашапов төрмәдән чыккач

Бүген Коми республикасы Ухта шәһәрендәге 19нчы кырыс шартлы колониядән татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов азат ителде.

"Иң беренче булып, кайткач та хастаханәгәме, әллә шифаханәгәме (санатория) ятарга уйлыйм. Сәламәтлегем бик какшады, хәлләрем бик авыр. Аннан да кала Микунь шәһәрендәге 31нче һәм Ухтадагы 19нчы колонияләр идарәсен штрафка тартырга җыенам. Минем сәламәтлегем бетте, хокукларым бозылды", дип белдерде Кашапов Азатлыкка.

Азатлык Кашапов белән әңгәмә әзерли.

Рәфис Кашапов 2014 елның 28 декабрендә ФСБ тарафыннан кулга алынган иде. 2015 елның сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе Кашаповны Русия җинаять кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә "илне җимерергә чакыру", "халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру" гаепләве белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. 13 ноябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Кашаповның аппеляция мөрәҗәгатен карап әлеге карарны гамәлдә калдырды.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.