ТИҮ прокуратура кисәтүе "татар милли хәрәкәтенә һөҗүмнән соң калган бердәнбер иҗтимагый хәрәкәтне юк итү максатыннан нигезсез чыгарылган" дип саный. Бу хакта Idel.Реалиига ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр иткән.
Активистлар кисәтүдә әйтелгән оешма документларының татар телендә генә алып барылуы хакыйкатькә туры килми, чөнки алар ике телдә дә алып барыла, дип белдерә.
"Җыелышның һәм президиумның беркетмәсе татар телендә генә алып барыла, чөнки президиум әгъзалары һәм ТИҮ вәкилләренең барысы да татарча белә, тикшерүчеләрнең Русия Конституциясен, шулай ук Татарастан Конституциясен белмәүләрендә безнең гаеп юк", диелә шикаять гаризасында. Моннан тыш, ТИҮ вәкилләре 13 ноябрьдә "Татарстан юстиция министрлыгы белән берктемәләрне ике дәүләт телендә дә алып бару турында килешүгә ирешелде", ди.
"Кисәтүдә "ТИҮ мөрәҗәгатьләрендә Татарстанда татар телен бердәнбер дәүләт теле итүгә чакыру бар" диелгән. Әлеге факт "урыс телле ватандашларның хокукларын һәм хокукый мәнфәгатьләрен чикләргә омтылу" турында сөйли, дип раслана. Бу мөрәҗәгатьтә бернинди дә өндәү юк, ә бары тик татар телен саклап калу турында фикер алышуга чакыру гына бар. Әллә хәзер уйларга да, бәхәсәләшергә дә, фикер белдерергә дә ярамыймы? Русия Конституциясенең 39нчы маддәсе кайда?", дип яза ТИҮ әгъзалары шикаятьләрендә.
Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге прокуратура кисәтүен канунсыз дип тануны таләп итә. Активистлар ТИҮ эшчәнлегендә экстермизм билгеләрен һәм Русия, Татарстан конституцияләрен бозуны дәлилләүче фактлар китерелми, дип саный.
Татарстан прокуроры Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевка "экстремистик эшчәнлек алып баруга юл куймаска" дигән кисәтүне октябрьдә чыгарган иде. Кисәтүдә шулай ук ТИҮ документлары татар телендә генә түгел, урыс телендә дә алып барылырга тиешлеге күрсәтелде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.