Плагиатлы фәнни эшләр күп булган диссертация шуралары исемлегенә КФУ шурасы да кергән

Казан федераль университеты

"Диссернет" белгечләре плагиат билгеләре булган диссертацияле уку йортлары һәм диссертация шуралары рейтингын төзегән. Шуралар рейтингына Казан федераль университетының тарих диссертацияләр шурасы да кергән.

Плагиатны киң кулланган фәнни эшләрне ачыклаучы "Диссернет" җәмгыяте "ялган" диссертацияләргә юл куйган югары уку йортлары, диссертацияләр шуралары һәм галимнәр рейтингын төзегән. "Ялган" диссертацияләр белән эшләнгән акча күләмен алар елына $200 млн дип исәпли. Рейтинг саннарын РБК китерә.

Югары уку йортлары рейтингында иң күп "ялган" диссертацияле булып Мәскәү дәүләт педагогик университеты тора (232 плагиатлы эш). Икенче урында – Русия дәүләт хезмәте академиясе (182 эш), өченче урында – Тамбов дәүләт университеты (126 эш).

Плагиатлы фәнни эшләр якланган диссертация шуралары рейтингында Казан федераль университеты шурасы да бар. 212.081.01 номерлы тарих фәннәре өлкәсендә диссертацияләр яклау шурасы рейтингта тугызынчы урында тора. Анда ким дигәндә 22 плагиатлы эш якланган, дип саный "Диссернет" белгечләре. Рейтингның башында исә Урал дәүләт аграр университетының икътисад фәннәре диссертация шурасы урнашкан (кимендә 40 плагиатлы эш).

Казан федераль университетының тарих фәннәре диссертацияләр шурасында ил тарихы, гомуми тарих, тарихи чыганаклар (историография) диссертацияләре яклана. Биредә Татарстан һәм татар халкы тарихына бәйле фәнни эшләр дә карала. Диссертация шурасын галим Индус Таһиров җитәкли.

"Диссернет" оешмасы 2013 елда эшли башлады. Аның эшендә катнашкан Русия һәм чит ил галимнәре, журналистлар, активистлар фәнни эшләрдә плагиат булу-булмавын тикшерә, канун бозып, ришвәтчелек белән фәнни эшләрне яклау очракларын барлый. Үз тикшерү нәтиҗәләрен җәмгыять киң җәмәгатьчелеккә чыгара һәм тиешле чаралар күрү таләбе белән Русия мәгариф һәм фән министрлыгына юллый.