Мәхкәмә утырышына ике дистәдән артык милли хәрәкәт вәкиле килгән иде. Бу юлы алар арасында узган ел ахырында Коми республикасындагы колониядән иреккә чыккан милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашапов та күренде. Бу турыда Idel.Реалии хәбәрчесе белдерде.
ТИҮ Татарстан прокуратурасының "экстремистик эшчәнлекне булдырмау турындагы" кисәтүен шикаять иткән иде. ТИҮ прокуратура кисәтүе "татар милли хәрәкәтенә һөҗүмнән соң калган бердәнбер милли иҗтимагый хәрәкәтне юк итү максатыннан нигезсез чыгарылган" дип саный.
Мәхкәмәдәге элекке утырышларның берсендә ТИҮ вәкилләре прокуратура кисәтүенең "оешма үз эшчәнлеген татар телендә генә алып бара" дигән өлеше экстремизм дәлиле була алмый дип белдерде.
"Кисәтүдә "ТИҮ мөрәҗәгатьләрендә Татарстанда татар телен бердәнбер дәүләт теле итүгә чакыру бар" диелгән. Әлеге факт "урыс телле ватандашларның хокукларын һәм хокукый мәнфәгатьләрен чикләргә омтылу" турында сөйли, дип раслана. Бу мөрәҗәгатьтә бернинди дә өндәү юк, ә бары тик татар телен саклап калу турында фикер алышуга чакыру гына бар. Әллә хәзер уйларга да, бәхәсләшергә дә, фикер белдерергә дә ярамыймы? Русия Конституциясенең 39нчы маддәсе кайда?", дип язды ТИҮ әгъзалары шикаятьләрендә.
Татарстан прокуроры Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиевкә "экстремистик эшчәнлек алып баруга юл куймаска" дигән кисәтүне октябрьдә чыгарды. Кисәтүдә шулай ук ТИҮ документлары татар телендә генә түгел, урыс телендә дә алып барылырга тиешлеге күрсәтелде.