"Милли университетны пединститутка алыштыру – чигенү билгесе"

Югары уку йорты студентлары. Архив фотосы

Татарстанда Милли университет булдыру идеясен педагогия институтына калдыруны галимнәр, белгечләр артка чигенү дип бәяли.

Татарстанның суверенитет декларациясе кабул ителгән еллардан бирле җәмәгатьчелек, галимнәр, зыялылар республиканың үз Милли университетын булдыру идеясен көн кадагыннан төшермәде. Эш башлап карау омтылышлары да булды.

2016 елның 7 июлендә Татар иҗтимагый үзәгендә "Татарларга Милли университет кирәкме?" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды һәм анда әлеге уку йортын булдыру өчен иҗтимагый төркем дә төзелде дип белдерелгән иде.

2017 елның 18 ноябрендә Дөнья татар яшьләре форумы "Акыл фабрикасы" уздырып үзләренең милли университет концепциясе турында фикерләште.

2017 ел көзендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына юлламада Милли пединститут булдырылачагы турында әйтте. Галимнәр арасында әлеге уку йортының концепциясе әзерләнә дигән сүзләр дә йөри. Әмма кайда әзерләнә, оештыру төркеменә кемнәр кергән – бу хакта рәсми хәбәрләр күренми.

Президент юлламасы нигезендә хөкүмәтнең 2018 елга төзелгән эш планы бар. Анда "Милли педагогик институтны яңадан булдыру (воссоздания) өчен концепция әзерләү" дигән юл да бар. Елның икенче кварталына билгеләнгән. "Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе (килештерү нигезендә)" җаваплы дип күрсәтелгән.

Академия матбугат хезмәте "әлеге концепцияне әзерләүне безгә тапшырмадылар" дип белдерде. Галим-голәмә концепция Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы өстендә икән дип тә сөйләшә. Азатлык 31 гыйнвар министрлыкка бу хакта сорау юллаган иде, әлегә җавап килмәде.

Юлай Шамилоглы

Казакъстан башкаласы Астана шәһәрендәге Назарбаев университетының Һуманиатр һәм иҗтимагый фәннәр мәктәбендә казакъ теле һәм тюркология кафедрасы җитәкчесе Юлай Шамилоглы Татарстан өчен Милли университет концепциясе төзегән һәм аны элекке президент Миңтимер Шәймиевкә дә җибәргән шәхесләрнең берсе.

Юлай әфәнде Милли университет татар халкына дөньяга ачылу өчен бер юл булыр иде ди. Галим фикеренчә, Милли университет турында сүз бара икән, күңелендә, җанында татар тарихын, татар дөньясын яхшы белгән, татар рухында булган, әмма дөньяда көндәшлеккә сәләтле, яшәештә юл таба ала торган шәхесләр әзерләнергә тиеш.

Татар фәнен халыкара дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирер иде

"Ул халыкара күләмдәге көчле бер университет булсын өчен түгел, ә күбрәк татар элитасын әзерләү өчен күптелле бер университет коруны дөрес дип күргән идем. Анда татар теле дә булсын, инглиз теле дә булсын. Күптеллек кешеләрне җәлеп итәргә файдалы да кызык та булыр иде. Татар фәнен һәм башка фәннәрне халыкара дәрәҗәгә күтәрергә, чит илдән укытучылар чакырырга да мөмкинлек бирер иде", ди Шамилоглы.

БУ ТЕМАГА: Юлай Шамилоглы: "Көчле университет инглиз телле булырга тиеш"

Галим фикеренчә, бүген киң белгечлеккә ияләр, көндәшлеккә сәләтлеләр генә дөнья тота ала.

"Америкада күбесенчә университет бетерүчеләр тар белгеч рәвешендә түгел, киң белемле булалар. Аларга ничек мәгълүмат туплау кирәклеге, аны ничек анализлап булганлыгы, ничек тәнкыйди бәя бирү мөмкинлеге өйрәтелә. Америкада хәзер моңа бик зур бәя бирәләр. Киләчәктә күпмедер вакыттан соң карьераның яңа бер этабына чыкканда ул эшли торган эшен, белгечлеген алмаштырырга мөмкин.

Күп кенә ширкәтләр, корпорацияләр икътисадчы гына эзләми. Алар кем бу эшне уңай өйрәнә ала һәм кирәк булганда ике, биш, ун елдан соң икенче бер бүлеккә күчкәндә шул юнәлештәге икенче бер эшне ничек уңай башкара алачак, ничек үз башын кулланып проблемнарны чишә ала – әнә шундыйларны эшкә алу ягында", ди Юлай әфәнде.

Хәзер үзе эшли торган Назарбаев университетында да Юлай әфәнде укымышлы яшьләрне тәрбиялибез ди.

Укымышлы, киң белемле шәхесләр әзерләү – төп максат

"Мин аларга һуманиатр һәм иҗтимагый фәннәр мәктәбе ачуны тәкъдим иткән идем. Аны ачып бирделәр һәм аның янында фән һәм технология мәктәбе дә, инженерлар мәктәбе дә бар. Студентлар бер факультетта гына укымый, ә бер-берләренә йөреп дәресләр ала. Инженерлар математиканы фән һәм технологияләр мәктәбеннән, казакъ телен, тарихны бездән алалар. Алар мәҗбүри рәвештә һуманитар һәм иҗтимагый фәннәрне дә өйрәнергә тиешләр. Университет тар мәгънәдә белгечләр әзерләми. Гомумән, укымышлы, киң белемле шәхесләр әзерләү – төп максат. Нигездә инглиз телле университет булса да, укучыларның казакъ телен дә яхшы белүен телибез, таләп итәбез. Әмма әлегә ул дәрәҗәгә ирешә алмадык", ди галим.

Аның сүзләренчә, казакъ теле һәм Казакъстан тарихы университеттагы һәр студентка да мәҗбүри булып тора.

Юлай әфәнде Татарстанда үз вакытында Татар һуманитар педагогия университетын юкка чыгаруны ялгыш гамәл буларак бәяли. Бүген Милли пединститут булдыру элек юк иткәнне яңадан торгызырга омтылумы дигән сорау да куя.

Татар филологиясе һәм татар тарихын өйрәнгән факультет кыскартылганга, без артта калган булып чыгабыз

"Элек Татар һуманитар педагогия университеты бар иде. Ул яңа булдырылган федераль университетка кушылганнан соң, аннан бик күп белгечләр кыскартылды. Бер яктан, бу хәл Татарстан өчен бик зур фаҗига булды. Хәзер ничектер башка дәрәҗәдә торгызабыз дисәк, әмма һуманитар педагогия университеты чын мәгънәсендә Милли университет идеме? Аның Милли университет булмаганын әйтергә була.

Казан университетында татар филологиясе һәм татар тарихын өйрәнгән факультет бар иде. Ул да бик мөһим иде. Алар кыскартылганга, минемчә, без әле дә артта калган булып чыгабыз.

Татарлар да дөньяда көндәшлеккә сәләтле була ала. Татарлар ничә йөз еллар төрки-ислам дөньясында алдынгы иде, аларда фән һәм белемнең дәрәҗәсе бик югары булган. Кызганыч, 1916 елда Казан, Уфа мөселман дөньясының бер үзәге булса, хәзер ул бу дөньяның бер кечкенә генә бер почмагы хәленә төшә башлады. Бу – бик аяныч хәл. Яңадан төрки-мөселман дөньясының бер үзәге хәленә килсен өчен Милли университетның бер файдасы булыр иде", ди Юлай Шамилоглы.

БУ ТЕМАГА: Акыл фабрикасы: мәктәптән милли университетка кадәр. Татарның моңа куәте бармы?

Фәндәс Сафиуллин

Җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин депутат булганда Татарстан бәйсезлеге, кеше хокуклары, латин имласы өчен генә түгел, ә Милли университет булдыру өчен көрәшкән шәхес. Бүген дә Фәндәс әфәнде әлеге мәсьәләне күз уңында тота. Милли университет идеясен педуниверситетка калдыруны ул түбәнгә омтылу дип белдерә.

Акыллы халык, акыллы элита югарыга омтылырга тиеш

"Монда әйтеп тә торасы да юк. Кеше югарыдан түбән таба омтыла икән, моңа бәя биреп торасы юк. Акыллы халык, акыллы элита югарыга омтылырга тиеш, ә югарыдан түбәнгә түгел. Бу үзеннән-үзе күренеп тора торган аксиома.

Һуманитар өлкәдә университет булдыру өчен тырышу, төп шул мәсьәләне кую кирәк. Безне мыскыллап, кимсетү өчен арттырып җибәреп әйтәләр. "Нигә сезгә татар телендә укытылган химиклар, авиаконструкторлар, электрон өлкәсендә белгечләр?" диләр. Сүз ул турыда бармый. Бар һуминатар өлкә. Хокук өлкәсендә, мәсьәлән, нигә булдырмаска? Икътисад өлкәсендә? Журналистикада? Гомумән мәгълүмат өлкәсендә? Мәдәният, сәнгать өлкәсендә? Тарих?

Һуманитар өлкәдә үзебезнең белгечләрне әзерләгән юк бит. Мәсьәлән, бер генә мисал китерәм. Суверенитет декларациясе кабул ителгәнгә 27 ел булды. Безнең парламентка әле бер генә канун өлегесенең дә татарча язылып кергәне юк. 27 ел эчендә бер генә өлгене дә татарча язып кертә алмагач, димәк бездә белгечләр юк. Дәүләт белән идарә итәрлек белгечләр җитми. Беренче чиратта һуманитар өлкәдә булырга тиеш ул югары уку йорты. Әгәр һуманитар университетны бетермәгән булсак, бәлки, ул югарырак баскычка үсеп тә киткән булыр иде", ди Сафиуллин.

Фәндәс әфәнде дә Юлай Шамилоглы кебек педагогия югары уку йортын КФУга кушуны ялгыш гамәл дип бәяли.

КФУга сатып җибәрмәсәк, педагогия университетының яңасын ачарга да кирәк булмас иде

"Югары уку йортларын "колхозлаштырган" чакта КФУга сатып җибәрмәсәк, безгә хәзер педагогия университетының яңасын ачарга да кирәк булмас иде. Безнең педагогия институты, аннан соң һуманитар педагогия университеты бар иде. Аларның укыту һәм матди нигезе (базасы), укытучылар коллективлары бар иде. Хәзер бөтенесен нольдән башларга туры килә. Башта әлеге уку йортларын бетерүчеләр нигә булганны юк иткәннәренә җавап бирергә тиеш.

Зурдан кубып университет оештыруның проблемнарын мин дә аңлыйм. Җиңел генә мөмкин түгел ул. Нигезенә балта чабып тамырын өзгәч, булганнарын бетергәч, хәзер буш урында яңа университет оештыру, әлбәттә ул авыр", ди Фәндәс әфәнде.

Милли педагогия университетын ачмыйча да КФУ үз көче белән төрле фәннәрдән дә татарча укытырлык укытучылар әзерли аламы? Әлеге сорауны Фәндәс Сафиуллинга юлладык.

Милли университет булдыру урнына түбәнгә омтылуларын мин аңлый алмыйм

"Юк. Алар (КФУ – ред.) күбрәк татар телен укыту турында сүз алып бара. Ике мәсьәлә бар бит. Татар телен укыту, өйрәнү һәм татар мәктәпләрендә табигый фәннәрне: химия, физиканы, математиканы һәм башкаларны татар телендә укыту. Татар телен укытуга әле запас та бар, әнә меңнән артык укытучы кыскартылды. Алар да эшсез утырачак. Ә фәннәрне татар телендә укыту әзерләнми. Хәзер КФУ төрле фәннәрдән татар укытучылары әзерләү өчен акчаны сез түлисез дигән шарт куя безгә. Әйтерсең лә, без Русия ватандашлары түгел.

КФУ безнең өчен эшли торган пединститутларны, һуманитар университетларны йотып бетерде дә, хәзер бу уку йорты безнеке түгел. Алабуга педагогия институты да аңа кушылды. Үз кулыбыз белән бетердек бит. Ә башка республикалар бетермәде. Булганны бетерүчеләрнең югарыга омтылу – Милли университет булдыру урнына түбәнгә омтылуларын мин аңлый алмыйм. Үз алдына бөек максат һәм бурычлар куйган халык кына бөек халык булып санала", диде Азатлыкка Фәндәс Сафиуллин.

Белешмә

1994 ел 20 июль. Депутат Фәндәс Сафиуллин Татарстан Югары Советында өч көнгә сузылган бәхәсләрдән соң, Милли университет булдыру мәсьәләсен үткәрүгә ирешә. Югары Совет Милли университет 1995 елда булырга тиеш дигән карар чыгара. Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Мөхәммәт Сабиров та бу идеяне күтәреп ала.

Казан университетының ул вакыттагы ректоры Геннадий Коноплев, галим Миркасыйм Госманов Милли университет булдыру өчен ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдерәләр. Әлеге уку йортында эш башлау һәм студентларны беренче чыгарлышыка кадәр үзләрендә әзерләү тәкъдиме белән чыгалар.

1995 ел ахырында, Сабиров хөкүмәт җитәкчесе вазифасыннан киткәч, Милли университет булдыру эше туктатыла.

Дәүләт Советында бер төркем татар депутатлары әлеге милли уку йортын булдыру тәкъдимен янә күп тапкырлар күтәрә. 1996 елда Татарстан хөкүмәте Һуманитар институт ачарга мәҗбүр була. Институтка бернинди җиһазлары булмаган, ташландык балалар бакчасы бинасы бирелә.

Әлеге һуманитар институны Казан дәүләт педагогия институты белән кушкач Милли югары уку йорты эреп юкка чыга. Пединститут Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты итеп үзгәртелә.

2009 ел 21 октябрь. Русиянең ул вакыттагы президенты Дмитрий Медведев Казан дәүләт университеты нигезендә Идел буе федераль университеты булдыру фәрманы имзалый. Әлеге уку йортына Чаллыдагы, Алабугадагы, Казандагы педагогия институтлары, шул исәптән, Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты да кушыла. КФУда Татар факультеты бетерелә.