Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге "Изгелек йорты" хәйрия оешмасы вәкиле Габде Нәҗим Әлдиннең Саранскидан Казанга кайтып килгәндә югалуына ике ел булды. Дин әһелләре 2016 елның 7 февралендә юкка чыккан иде. Эзләү бернинди нәтиҗәләр дә бирмәде.
Сөләйман хәзрәт Зариповның АКШта яшәүче кызы Зөһрә Ганиева сүзләренчә, хәзер инде аның белән кызыксыну бөтенләй юк.
"Беркем эзләми дә, сөйләми дә. Тикшерү комитеты да эзләүне туктатты. Ул өйдә кечкенә балалары булуга карамастан, салкынны, эссене белмичә кеше күмәргә, никах укытырга, гел кешегә ярдәмгә ашыга иде. Әтине көн дә искә алабыз. Бигрәк тә әнигә авыр. Ул өйдән дә ерак чыгып китмәскә тырыша. "Сөләйман кайтыр да, мин өйдә булмасам аңа ошамас" дип гел аны көтә", ди ул.
Сөләйман Зарипов белән югалган Габде Нәҗим Әлдиннең хатыны ике баласы белән ялгыз калган.
"Аның ирен эзләтергә мөмкинлеге юк. Алай барлы кешеләр түгел. Ул эшләгән фонд башта сорашып торды, хәзер инде алар да туктады", ди Ганиева.