"Татар гаилә, акча, хакимиятне ярата, яңалыктан шүрли, киң фикерли белми"

Тарих институты галимнәре төрле төбәктә яшәүче татарларның холык-фигыльләрендә, дөньяга карашында уртак сыйфатларын һәм аерымлыкларын тикшерә. Социологлар Уфа татарларының Казан татарлары белән чагыштырганда сәяси кырда күпкә активрак булуын ачыклаган. Татарларның ни өчен байларны яратмаганын һәм глобаль процесслардан куркуларын да ачыклаган.

Татарстанның “Татар милләтенең милли үзбилгеләнүен саклау” дәүләт програмы 2019 елга кадәр озайтылды. Бу програм кысаларында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Казан татарларының үзбилгеләнү сыйфатларын өйрәнде. Шундый ук социлогик тикшеренү Уфа татарлары белән дә ясалды. Чиратта – Төмән белән Кырым һәм Татарстанның авыл җирлегендә яшәүче татарлар. 2019 елда тикшеренү тәмамланырга тиеш, ул вакытта татарның портреты ачыкланып, фәнни хезмәт китап буларак басылып чыгарга тиеш.

Азатлык Тарих институтының этносоциология бүлеге җитәкчесе, галимә Гөлнара Габдрахманова белән Казан һәм Уфа татарларының үзенчәлекләре, бер-берсеннән ничек аерылулары хакында сөйләште.

– Гөлнара ханым, татарлар кайда да бер, без төрле җирдә яшәсәк тә менталитет, дөньяга караш, холык-фигыльләр әллә ни аерылмый кебек. Аерым Казан, Уфа, Төмән татарларын, авыл һәм шәһәр кешеләрен өйрәнү нәрсәгә кирәк?

– Уртак сыйфатлар күп, әмма аерымлыклар да юк түгел. Безгә Уфа татарларының ментальносте нинди, үзбилегәләнү нәрәсәгә корылганын тикшерү кызык иде. Бу башка төбәкләрдә яшәүче татарларга да кагылачак. Гаилә, дин, сәясәт, хезмәт, икътисадка, тормышның үзгәрүенә, матди байлыкка мөнәсәбәтләре нинди? Авыл һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең карашлары ничек формалаша? Татарның бер гомум портретын булдыру максаты тора, ләкин шул ук вакытта аерым бер төбәктә яшәүче татарларның сыйфатларын да ачыклау кирәк. Ягъни без беренче чиратта татарга хас булган рухи кыйммәтләр һәм аларның татарларга йогынтысын тикшердек. Әлегә без Казан һәм Уфа татарларын тикшердек. Башкортстанда шәһәр һәм салада яшәүчеләр белән сөйләштек. Шулай ук ике төбәктә дә руслар белән элемтә, мөнәсәбәтләре өйрәнелде. Татарстан авыллары кешеләре белән интервьюлар уздырылмады.

Гөлнара Габдрахманова

– Алайса социологик тикшеренү Казан белән Уфа татарларын нәрсә берләштерә икәнен ачыклады?

– Якынча бу безгә билгеле иде, әмма фәнни нигез белән аны исбатлау кирәк. Татарлар өчен төп рухи кыйммәт – гаилә. Бу татарның кайда яшәвенә дә, яшенә дә бәйле түгел. Татарның бөтен тормышы гаиләгә нигезләнгән, барысы да гаилә тирәсендә хәрәкәтләнә. Бергәләп йорт төзү, кредит түләү, хуҗалык алып бару, өмәләр оештыру һәм башкалар. Гаилә аркылы бизнес кору татарга хас, русларда аерым эшләү киң таралган. Бизнес икән, татар аны туганнары белән башлый, чит кешеләрне түгел, үз кешеләрен җәлеп итә. Капитал читкә чыкмый, бер-берсен алмаштырып эшлиләр, туганнар белән эшләү ышанычлы дип санала.

Гаилә корганда да ата-ана фатихасын алу татарлар өчен мөһим

Уфада да, Казанда да яшәүчеләрнең уртак сыйфатларның берсе – гаиләдә ир һәм хатынның рольләренең бүленешен саклап калу. Ирләргә гаиләне матди яктан тәэмин итү йөкләнгән булса, хатыннарның төп буручы – балаларны тәрбияләү, хуҗалык буенча эшләрне карау. Русларда андый караш юк, ир, хатын эшенә бүленеш әллә ни юк, барысы да бертигез, диләр. Татарлар өчен әти-әни, өлкән туганнар – абруй казанган кешеләр. Алар белән киңәшләшәләр, алар кебек булырга тырышу бар, алар кебек һөнәр сайлау күренеше еш очрый. Гаилә корганда да ата-ана фатихасын алу татарлар өчен мөһим. Русларда бу артык нык чагылмый, тыкшыну, кызыксыну әллә ни юк. Татарда исә никахка кадәр килен яки кияү белән таныштыру, ризалык алу татарларда нык сакланган. Балаларны тәрбияләүгә килгәндә, татарлар аларны беренче чиратта тәртипле, тыңлаучан, өлкәннәрне ихтирам итәргә, мораль кагыйдәләр кысаларыннан чыкмыйча яшәргә өйрәтә.

– Татарга, чыннан да, артык күп сөйләмә, шыпырт кына бул, матур кыйлан, артыгын теләмә, сорама, башкалардан аерылма дип тәрбияләү бар. Кайдан килә моңа омтылыш һәм бу яхшымы, начармы?

– Начар да, яхшы да түгел. Бу нәрсә белән бәйле булганын төгәл әйтә алмыйм, бәлки, бу сакланып калу инстинкты белән бәйледер, ислам дине тәэсире дә көчле. Әмма кушканны эшләү, тәртипле булу, өлкәннәрнең киңәшенә колак салу бер яктан хаталарны кабатламас өчен уңайлы, мөһим булырга мөмкин. Тик шул ук вакытта мондый сыйфатлар иҗади фикерләргә комачауларга мөмкин, кысалардан чыгарга курку хисе була, ниндидер мәсьәлә килеп туганда үз фикереңне, карашыңны яклау авырлаша татарга.

Татарларга рухи кыйммәтләр кадерле, әмма матди хәлнең дә тотрыклы булуы мөһим. Татарлар башкалардан ким булмау дигән принципка нигезләнеп эшли, яхшы тормыш булдыру максаты белән ул берничә җирдә хезмәт итәргә тырыша, хуҗалыгын арттыра. Ярышып яшәү, максатка ирешергә тырышу, җаваплылык белән хезмәткә карау татарга хас. Әмма матди яктан тотрыклы тормышка омтылыш булса да, татарлар арасында бай кешеләрне яратмау сыйфаты да бар. Тагын да ныграк баю, мәсәлән, бизнес алып бару, кыйммәтле кәгазьләр, хиссәләр белән эш итүдән ерак торалар. Бу байлыкка артык табыну буларак бәяләнә. Миңа калса, бу Совет берлеге йогынтысы, барысы да бертигез булырга тиеш дигән принциптан чыгып уйлау. Моннан тыш Русиянең сәяси-икътисади вазгыятен дә исәпкә алырга кирәк, кешеләрнең мөмкинлекләре чикле, бизнесны үстерәсе килсә дә кулга сугып кына торалар. Шуннан шүрләү дә бар.



Бәлки, сыйфатлы икътисади белем алынса, икътисадның үсешенә кызыксыну булса, баю максаты куелса, татарлар арасында байлар катламын барлыкка китерер, гаилә бизнесын гына түгел, милли проектларга инвестиция ясарга теләүчеләр артыр иде. Ягъни ныклы нигезле гаилә кыйммәте белән бергә балаларда сыйфатлы һәм престижлы белем алуга омтылыш тәрбияләнүе мөһим. Татарлыгын саклаган, гаиләләре аша глобаль проектларга алынырга курыкмаган яңа татар буыны барлыкка килә ала.

– Боларның күбесе уңай сыйфатлар. Ә тискәреләре нинди?

– Хакимияткә буйсыну, конформизм. Хакимиятне тәнкыйтьләү юк, аны ихтирам итү күренеше бар. Хакимият икән, без аңа буйсынырга тиеш дигән караш татарга хас.

Татарлар глобаль процесслардан ерак тора, дөньяда барган хәлләр белән кызыксынмый

Глобаль процесслардан ерак тору, дөньяда барган хәлләр белән кызыксынмау, IT өлкәсен карурман итеп санау, заманча технологияләрне кулланмау, яңаны сынаудан курку – бу да уңай түгел, күбрәк тискәре сыйфатлар. Рус милләтеннән булган яшьләр зур корпорацияләрдә эшләргә теләүләре, ниндидер зур проектларны тормышка ашыру хыяллары турында сөйләсәләр, татарлар арасында бу хакта сүз ычкындыручы булмады. Яңалыкка таба адым ясап карау куркуы бар, иң мөһиме – тотрыклы тормыш. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда IT өлкәсенә зур игътибар бирсә дә, социологик тикшеренү татарларда аңа кызыксыну юклыгын ачыклады. Республика җитәкчелегенең максатлары халыкныкы белән туры килми булып чыга. Модернизация белән кызыксынган, аңа омтылучы даирә бик кечкенә.

Искелеккә ябышып яту күренеше күзәтелә. Без дөнья процессыларыннан берничә адымга артта калышабыз. Тик ниндидер лидерлар барлыкка килсә, җаваплылыкны үз өсләренә алып, үз артыннан башкаларны ияртә алсалар, татарларның модернизацияләүгә таба хәрәкәт башланырга да мөмкин.

Галимнәр үзара көлә, рус белән татарның ментальностен ничек билгеләргә дигәндә рус кешесе эскәмьягә утырып космос турыда фикерлиячәк, ә татарга шул эскәмьяне йорт тирәсенә урнаштырып буяп кую мөһим дип тасвирлап була. Татарга глобаль фикер йөртү җитми.

Моннан тыш матди булмаган кыйммәтләр белән кызыксыну бар дип тә әйтеп булмый. Без эшләгән интервьюларның бер-икесендә генә белем алуга, иҗат белән шөгыльләнүгә омтылышлары турында әйттеләр.

– Ә аерым Уфа татарларына тукталсак, Башкортостанда яшәүче милләттәшләрнең үзенчәлекләре нинди?

Башкортостанда татарлар бәйсезлек сакларга тырыша, үз көченә ышына

– Аерымлыклар татарларның үзбилгеләнүендә, үзләрен ничек тоюда, хис итүдә сизелде. Мәсәлән, “Татарлар нинди?” дигән сорауга Уфа татарлары үз кыйммәтен белүче, үз фикерләрен, хокукларын яклый белүче дип сурәтләделәр. Бу аңлашыла да, Башкортстанда берничә этник төркем яши, көндәшлек зур. Сәяси кырда башка милләтләргә өстенлек бирелгәндә татарларның үз хокуклары өчен көрәшү сыйфатлары өскә калка. Хакимият белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, Башкортостанда татарлар бәйсезлек сакларга тырыша, алар күбрәк үз көченә ышына.

Алар үз фикерләрен әйтә, хокукларын яклый. Татарстанда яшәүче татарлар бу яктан пассиврак. Республикада җитәкчелек актив, шуңа күрә халыкта сүлпәнлелек сизелә, татар өчен болай да барысы да эшләнә бит, әнә, түрәләр тырышсын дигән фикерләү бар, инициатива юк дәрәҗәсендә. Ниндидер теплица шартларында яшәү иллюзиясе бар. Ә Уфа татарларына терсәк белән эшләп үз урынын табарга кирәк, активлык шуннан, күрәсең.

Уфа татарлары үзләренең үзгә булуларын ассызыклый. Мәсәлән, Татарстанны милли кадрлар белән тәэмин итү Уфадан килә дип әйтәләр, шуңа басым ясыйлар. Татарстанны татар җырчылары, язучылары, журналистлары белән Башкортстан тәэмин итә дип горурланып сөйлиләр.

Татарлыкны билгеләгәндә тел беренче чиратта, шулай ук милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр дә мөһим роль уйный. Бала туу, исем кушу, никах, кешене соңгы юлга озату – татарлар өчен изге гадәтләр. Руханиларны югары бәялилиләр. Мәсәлән, руслар чиркәү, атакайларны тәнкыйтьләсә, татарларның берсеннән дә имамнарга карата кыек сүз әйтүне ишетмәдек.

Үзбилгеләнү төбәк аша да бара. “Сезнең өчен ватан нәрсә ул?” дигән сорау бирелде. Уфа, минем авыл дип җавап бирәләр. Уфа татарларына “Туган ягыгызны ни өчен яратасыз?” дигәнгә алар: “Биредә гаиләм, туганнарым яши һәм авылым матур табигать кочагында урнашкан” дип җаваплый. Табигать аларга зур йогынты ясый.

Кызганычка, Уфа татарларында тарихны белү аксый. Татарлыгым белән горурланам диләр, әмма ни өчен – әйтә алмыйлар. Тарихны белү омтылышы бар, тик аларның ихтияҗлары канәгатьләндерелми. Мәктәптә аның турында сөйләү юк, телевидение, интернетта аңлаешлы телдә тәкъдим ителгән материал җитәрлек түгел.

Катнаш никахтан сакланырга тырышабыз

Өлкәннәрдә дә, яшьләрдә дә татарлыкны сакларга кирәклеген аңлау бар. Моңа җитди карыйлар. Катнаш никахтан сакланырга тырышабыз, балаларны бер милләт, бер динле гаиләдә үстерү ниятләре барлыгы хакында әйттеләр. Бу Уфа татарларына нык мөһим. Ни өчен Казан белән чагыштырганда бу көчлерәк, чөнки аларда шәһәрләшү соң башлана. Казан татарлары шәһәрдә берничә буын яши, күбесе руслар арасында эри, аннары татарлык болай да саклана, дәүләт тырыша дип ваемсыз уйлау бар.

Казанның Ярдәм мәчетендә никах

– Сез Уфа татарларның башка милләт белән мөнәсәбәтләрен дә тикшердек дидегез. Башкортостанда төп милләтләр арасында татарлар гына түгел, башкорт белән рус та бар. Татарның башкортлар белән мөнәсәбәтләре төрле сынаулар аша узды. Аларның үзара бәйләнеше нинди? Бер-берсе турында нинди фикердә?

– Башкортларны тикшермәдек, барлык төбәкләрдә дә татарларның руслар белән мөнәсәбәтләренең ничек корылуы хакында сорашу уздырылды. Башкортостанда руслардан татарлар нинди дип сорадык һәм татарлар турында сораштык. Шуңа күрә татар-башкортның аралашуы читтә калды. Руслар исә татарларны дустанә, гаилә җанлы милләт дип сурәтләде. Туганлык җепләре көчле диделәр, бәйрәм икән, бер мизгелдә бер өер кеше җыела дип көнләшеп сөйләделәр.Татар теленә мәхәббәтләре көчле дип җавап бирүчеләр булды. Тискәре сыйфатлардан хәйләкәр, саран, ышанычсыз дигәнне билгеләделәр.

Татарлар исә күрше милләт турында ачык күңелле, ярдәмчел дип әйттеләр. Бу – уңай сыйфатлар. Тискәреләре – гореф-гадәтләренә, нәсел тарихларына битараф булулары, туганлык җепләрен югалту.

– Уфа татарларының тел мәсьәләсе тикшерелдеме? Мөнәсәбәт нинди, сакланамы? Уфа татарларын өйрәнү нигезендә төбәкләрдәге татарлар белән эш ничек корылырга тиеш дип саныйсыз? Идел-Урал төбәгендә яшәүче татарлар белән тыгызрак эшләргә кирәкме, әллә бөтенесен дә колачлау максаты да бармы?

– Башкортстандагы социологик тикшеренү нигезендә уздырылган барлык әңгәмәләр дә татарча уздырылды. Шәһәрдә дә, авылда да телне яхшы беләләр. Бу әлеге дә баягы, Казан белән чагыштырганда, анда шәһәрләшү шаукымы кимрәк булуга бәйле. Ана телен ничә процент кеше белүе җентекле тикшерелмәде, бу програм максатларында юк иде.

Кайсы төбәккә игътибар арттырырга кирәклегенә килгәндә, барысын да колачлау – яхшы күренеш, әмма максатларга ирешеребезме икән? Татарларда милли үзаң көчәя бара. Кеше татар мәктәбендә укымаса да, мәчеткә йөрмәсә дә берара анда "Мин кем?" дигән сорау туа. Аннары "Минем башкалар кебек буласым килми, мин үзгә, телем, мәдәниятем башка" дигән фикерләве арта. Ул эзләнә башлый. Бүген татарлар белән эшне башкачарак корырга кирәк, алар белән эшләү сыйфатын арттыру мөһим. Хәзер чартер рейслар белән чит илләргә, татарлар аз яшәгән төбәкләргә бару белән әллә ни шаккатырып булмый. Эчтәлекле, адреслы проектлар кирәк, интернетны эшкә җигү мөһим. Яшьләр телевидение карамый диярлек, Татарстан аларга интернетта да сыйфатлы, саллы контент булдырырга тиеш.

– Уфа татарлары тарафыннан еш кына Татарстанга үпкә ишетелә, бу аеруча Дөнья татар конгрессына кагыла. Татарстан белән аралашу ничек корылган? Татарстанга омтылу бармы?

– Уфа татарлары барысы да "ТНВ" карый, бу республика, татар дөньясы белән элемтә, күпер буларак кабул ителә, алар өчен бу мөһим. Ә менә татар конгрессы белән элемтә тагын да яхшырак булса иде дигән теләкләрне шактый белдерделәр. Уфа татарларына игътибар аз дип әйтәләр, гәрчә потенциал көчле. Икътисади проеклары да шактый, әмма Татарстан хакимияте бу өлкәдә эшләп бетерми, ни өчен конгресс арадашчы була алмый, ярдәм итми дигән фикерләр әйтелде. Уфа татарлары мәдәни проектларга рәхмәтле, "ТНВ" күрсәтә, китаплар белән тәэмин ителә, әмма икътисад өлкәсендә конкрет эш кирәк диләр, Уфа татарларының мөмкинлекләрен кулланмаганга күрә ниндидер үпкә бар.

Сабантуйлар бар, әмма аерым кеше потенциалы читкә этәрелә

Татарстан тарихи Ватан итеп кабул ителә, күченеп кайтулары турында теләкләрен белдерәләр. Татарстан белән Башкортостан арасында тыгызрак элемтә булуларын телиләр.

Чыннан да, Татарстанга кечерәк инициативаларга игътибар итү җитми. Телгә, икътисадка, мәдәнияткә бәйле проектлар бар. Сабантуйлар кебек масштаблы зур чаралар уза, бик хуш, тик аерым кеше потенциалы читкә этәрелә.