Казанда татар теленә кызыксыну уяту максатыннан Ана теле форумы узачак

Чараны оештыру тендеры дәүләт заказлары сәхифәсендә урын алган. Анда Русия һәм чит илдән дә татар укучылары катнашачагы әйтелә.

Казанда татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап Гомумрусия ана теле форумы узачак. Чара укучылар һәм студентларның татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уятуны максат итеп куя.

Анда Русия төбәкләре һәм чит илдән дә укучылар катнашачак. Чараны оештыру өчен республика бюджетыннан 4,5 миллион сум бүленәчәк. Бу хакта дәүләт заказы тендеры zakupki.gov.ru сәхифәсендә урнаштырылган. Аны оештыручы булып Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тора. Тендерда катнашучы чараны татар телендә алып бару өчен концерт программасын һәм котлауларны кертеп сценарий язарга тиеш. Форумны быелның 1 маена кадәр уздыру планлаштырыла.

БИЗНЕС Online язуынча, форумда җиңүчеләрне котлау өчен кимендә бер мең кеше сыешлы концерт мәйданы алыначак. Җиңүчеләргә бүләкләр буларак 102 планшет һәм 100 чәчәк бәйләме алу каралган.

Билгеле булганча, ел саен Казанда 26 апрель, ягъни Габдулла Тукай туган көненә Шигърият бәйрәме һәм "Мин татарча сөйләшәм" чаралары узып килә.