WSJ: Трампның адвокатлары тикшерүне тәмамлау турында килешергә тырыша

Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трампның адвокатлары Русиянең 2016 елда АКШтагы президент сайлауга тыкшынган булу мөмкинлеген тикшерүче махсус прокурор Роберт Мюллер белән шәһадәтлек шартлары турында килешергә тырыша. Моны, үз чыганакларына таянып, The Wall Street Journal хәбәр итә.

Басма чыганагы белдерүенчә, Дональд Трампның юристлары очрашуга алмашка тикшерү эшләренең тизрәк тәмамлауны тели.

The Wall Street Journal язуынча, әгәр дә махсус прокурор тикшерүнең Трампка кагылышлы өлешен тәмамлау вакытын атаса, президент аның алдында шәһадәтлек итәргә әзерлеген белдергән. Моннан тыш Трампның адвокатлары ул очрашуда биреләчәк сорауларның чиген дә билгеләргә тели диелә. Алар Мюллер төп игътибарны Федераль тикшерү идарәсенең элекке мөдире Джеймс Комины һәм дәүләт иминлеге киңәшчесе Майкл Флинны вазифаларыннан алу турындагы сорауларга юнәлтергә тиеш дип исәпли.

The Wall Street Journal язуынча, Мюллер Трампны сорау алуга әле чакырмаган, әмма адвокатлар аның якын айларда булачагын раслаган.

Элегрәк АКШ президенты адвокатларының Трампның махсус прокурор белән очрашуын кичектерергә теләве хәбәр ителгән иде. Шул ук вакытта Трамп Мюллер белән очрашып үзенең сайлау алды штабының Кремль белән бәйле булу мөмкинлекләре турында сорауларга җавап бирергә әзерлеген белдерде.

АКШта узган президент сайлавына Русиянең тыкшынган булу мөмкинлеге тикшерелә. Трамп штабы демократлар намзәте Һиллари Клинтонга каршы Кремль белән яшерен рәвештә килешеп эш иткән булырга мөмкин диелә. Трамп та, Кремль дә моны кире кага.