Абдурешит Джеппаров: "Кырымда кешеләрне сайлауга куып китерәләр"

Your browser doesn’t support HTML5

"Кырым теләктәшлеге" координаторы Абдурешит Джеппаров сүзләренчә, Кырымда һәр районга өстән сайлауга килергә тиешле кешеләр саны төшерелгән. Әйтик, Карасубазар районына 80 процент куелган, ә монда сайлаучыларның 40 проценты кырымтатарлар. Алар сайлауда катнашмый икән, бу күрсәтмә үтәлми дигән сүз. Шул сәбәпле сайлауга автобусларда Кырымда яшәмәүче "Таврида" юлын төзүчәләрене китерәләр.