Бу хакта күзәтү миссиясе рәисе Фиона Фрейзер "БМОның Украинада кеше хокукларына бәйле вазгыять турындагы 21нче хисабын тәкъдим итү" дип аталган матбугат очрашуында белдерде.
БМО вәкиле сүзләренчә, Русия аннексияләнгән Кырымда сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга, кырымнарның тыныч җыеннар, шул исәптән ялгыз пикетлар оештыру иреген тормышка ашырыр өчен шартлар тудырырга тиеш.
БМОда шулай ук Русия гаскәрләрендә хезмәт итүдән баш тартучы кырымнарны җинаять эзәрлекләвне туктатырга һәм Кырымда украин телендә белем алу мөмкинлеген булдырырга чакырды.
Моннан тыш, Кырымга халыкара күзәтүчеләр килүен чикләмәү таләп ителде.
Русия аннексиясеннән соң Кырымда бәйсез журналистларда, кырымтатар хәрәкәте активистларында, Русиядә тыелган Мәҗлес әгъзаларында, Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче мөселманнарда тентүләр, тоткарлаулар узды.
Халыкара оешмалар Кырымның оккупациясен һәм аннексиясен канунсыз дип таныды һәм Русия гамәлләрен тәнкыйтьләп чыкты. Көнбатыш илләре чикләүләр кертте.
Мәскәү ярымутрауны Русиягә кушып куюны "тарихи гаделлек тергезелү" дип атый һәм Украина көнчыгышындагы сугышта катнашуын инкарь итә.