Татарстан хөкүмәте чүп яндыру корылмасын шәһәрләр янында төзүне тыюга каршы

Татарстан хөкүмәте республиканың Экология кодексына авыл-шәһәрләрдә һәм аларның чикләреннән ун чакрымга кадәр урында чүп яндыру корылмаларын төзүне тыю тәкъдимен кире какты.

Хөкүмәт әлеге үзгәрешләр документы өлгесенә карата чыгарган бәяләмәсендә бу "федераль кануннарга туры килми" дип белдергән. Куәте 40 тоннадан арткан чүп яндыру корылмасы өчен бер чакрымлык кына санитар-саклау зонасы каралган, хакимиятләр аны үзгәртә алмый диелә.

Тискәре бәяләмәләрне Татарстан президенты идарәсе, республиканың экология министрлыгы һәм Дәүләт шурасы идарәсе дә җибәргән дип яза Коммерсантъ.

22 март Татарстан Дәүләт шурасы утырышында республика премьер-министры Алексей Песошин Казанда чүп яндыру корылмасы һичшиксез булачак дип белдерде. Ул Казан янындагы Осиново бистәсендә быел төзелә башлаячак диелде.

Узган якшәмбедә Осиновода чүп яндыру заводы төзүгә каршылык белдереп Казанның "Салават күпере" бистәсенә 500ләп кеше килде.