Русия динара шурасы ваһһабчылыкны экстремистик идеология дип танырга тәкъдим итә

Русия динара шурасы утырышында Камил Сәмигуллин чыгыш ясый

Русия динара шурасы хакимият оешмаларына ваһһабчылыкны экстермистик идеология, ваһһабчы оешмаларны экстремистик дип тануны сорап мөрәҗәгать итте.

Бу хакта шура утырышының резолюциясендә белдерелә дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының диния нәзарате.

Мондый тәкъдим белән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин чыккан.

"Без әлеге идеологияне тыярга тиеш, ул кешеләргә нәфрәтне алга сөрә, ләкин безнең илдәге кануннар идеологияләрне тыймый, конкрет оешмаларны тыя. Безнең илдә ваһһабчылар төрле структураларны берләштерә, алар үсештә, эволюциядә. Мондый тыю кертелсә, аларга эшчәнлек алып бару авырлашачак, бу исә террор оешмаларына кешеләр агымын туктатачак", дип китерә Сәмигуллин сүзләрен IslamNews.

Моннан тыш, утырышта Төньяк Кавказ һәм Татарстанда төбәк динара шуралары булдыру мәсьәләсе дә каралган. Мондый оешмалар Пятигорскида һәм Казанда үзәкләштерелеп төзеләчәк.

Утырыш кысаларында дини биналарда террорчылыкка каршы тору мәсьәләләре, фәнни-мәгариф теологик берлеге (НОТА) турында һәм Мәскәү дәүләт лингвистик университеты нигезендә БМО илләрендә Халыкара дини белем бирү университеты булдыру проекты турында сөйләшкәннәр.

Әлеге шура 1998 елның 23 декабрендә оешкан. Аны Мәскәү һәм урыс православ чиркәве патриархы Кирилл җитәкли. Әлеге шура президиумына Мәскәү патриархаты, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге, Русия мөфтиләр шурасы, Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте, Русия яһүдләре җәмгыяте федерациясе, яһүд дини оешмалары һәм берлекләре конгрессы, Русия будда җәмгыяте керә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Русия динара шурасына 2017 елның февралендә кушылды.