"Татар теле кирәк дип укытучының гына көчәнүе җитми, дәүләт тә җаваплы"

Бәйге финалистлары

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары балаларны татар теленә кызыксындыру чараларын уйлап табарга кирәк, сыйфатлы китапларга, мультфильмнарга, нәфис фильмнарга кытлык бар дип зарлана.

Кичә, 28 мартта берничә көн дәвам иткән Бөтенрусия ана теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесе узды. Аны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Бу чара ел саен уздырыла. Мөгаллимнәр (татар, башкорт, урыс, мари, чуаш, удмурт телләре укытучылары да) яңа укыту ысулларын, балалар өчен дәресләрне кызык итеп уздыруда көрәшә, үз методикаларын тәкъдим итә.

Мәктәпләрдә татар теле белән туган вазгыятьтә, прокуратура күрсәтмәләре белән туган телләрне укытуны иреклегә калдырганда укытучыларның яңа ысуллар белән эшләү мәсьәләсе актуаль булса да, бу чарага матбугат тарафыннан игътибар зур дип әйтеп булмый. Татарстанның район-шәһәрләреннән, Русия төбәкләреннән килгән йөзләрчә укытучының җыенын яктыртучы журналистлар бармак белән санарлык иде, медианы дәшүче булмаган.

Аерым бәйгеләр белән генә ерак китеп булмаячак

Бу бәйгедә Татарстаннан 83, Русиянең 12 төбәгеннән 16 укытучы катнашты. Алар башта үз дәресләрен ничек уздырулары турында, яңа укыту ысуллары хакында портфолио, эссе язып юлларга тиеш булган, сайланып алынганнар исә Казанда үз осталыкларын күрсәткән. Укытучыларның эшен КФУ, Татарстанның мәгарифне үстерү институты белгечләре бәяләгән.

Бәйгенең төп максаты – туган тел укытучыларының дәрәҗәсен үстерү, алар өчен шартлар тудыру, талантлы педагогларны барлау. Укытучылар әйтүенчә, мондый бәйгеләр профессиональ яктан үсәргә мөмкинлек бирә, әмма милли телләргә дәүләт тарафыннан игътибар булмаса, аның дәрәҗәсе күтәрелмәсә, аерым бәйгеләр белән генә ерак китеп булмаячак.

Азатлык бу бәйгедә катнашучылардан татар теле укытучылары белән туган телләргә кызыксындыру уяту авырмы, нинди заманча технологияләр кулланыла дип сорашты.

Миләүшә Ханнанова

Быелгы Гран-при бүләгенә Казанның 35нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Ханнанова лаек булды. Аның сүзләренчә, балаларга телне укытыр өчен укытучы шәхес булырга тиеш.

"Балаларның телгә генә түгел, гомумән, укуга кызыксынуы кимеде. Интернет заманы, алар шунда яши, шуны тормышта куллана. Телибезме, юкмы, бу – чынбарлык. Аннан аларны аеру да дөрес түгел, безгә, укытучыларга үзебезгә шул дөньяга чумып, аны кулланып балаларга белем бирергә кирәк. Тәҗрибәле укытучының үзе уйлап тапкан укыту ысуллары бар. Телгә өйрәткәндә балаларны ялыктырудан куркырга кирәк. Без бит белем генә бирергә тиеш түгел, дус булып аларга тормышны да өйрәтү мөһим.

Кызганыч ки, интернетта татар телле проектлар юк дәрәҗәсендә. Балалар үзләренә кызык булган мәгълүматны урыс, инглиз телләрендә ала, ә без телне укытабыз, әмма аның кулланыш даирәсе кечкенә булып кала. Һаман да шул ук мультфильмнар, кинофильмнар кабатлана.

Прокуратура тикшерүләре башлангач, йөз процент укучыларым татар телен сайлады. Аллага шөкер, берсе дә татар теле ни өчен кирәк, аның белән ерак китеп булмый дигән мыскыллы сүзләрне ишетмәдем. Бу минем эшемә иң зур бәя булды”, диде Ханнанова Азатлыкка.

Алсу Хәмидуллина


Кайбыч районныннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина чит илдә киң таралган буктрейлер (booktrailer) технологиясен керткән, балалар әдәби әсәрләр укый, аннары аның эчтәлеген сыйныфташларына сөйләр өчен кечкенә видеолар ясый. Балалар бер яктан әдәби әсәрләр укый, татар телен шомарта, икенче яктан компьютерны үзләштерә, видео төшереп, аны оста итеп кисәргә өйрәнә. Балалар әнә шуңа кызыксынып әдәбият, тел дәресләрен көтеп ала ди Алсу ханым.

Баланы китап укырга өндәү бик авыр, үзебез, өлкәннәр дә аз укыйбыз бит

"Бу мин уйлап тапкан ысул түгел, әмма Русиядә, чит илләрдә укытучылар ничек укыта дип кызыксынып эзләгәндә шушы рәвешле эшне үзем дә оештыра алам дигән нәтиҗәгә килдем. Бүгенге баланы китап укырга өндәү бик авыр, үзебез, өлкәннәр дә аз укыйбыз бит. Бәйгедә Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрен укытуны ничек оештырганымны күрсәттем. Аның барысын да укучыларым эшләде. Балалар бик кызыксынып, ярышып эшли. Шул рәвешле булса да, татар әсәрләре балаларның күңелләренә сеңеп калачак дип куанам.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысына икеләтә эшләргә туры килә, безгә материалны эзләргә, табылмаса, үзебезгә эшләргә туры килә. Урыс, инглиз теле укытучыларына андый кытлык юк. Алар интернетны ачалар да, анда барысы да тулып ята.

Мультфильмнар күрсәтәм дисәң, йә алар бик кечкенә балалар өчен, йә сыйфатсыз, йә инде аларны дистәләрчә тапкыр кабатлап караган булып чыга, тәрҗемә мультфильмнарны урысча карап ятлап бетергәннәр бит алар. Яшүсмерләргә ни кызыклы заманча китабы, ни авызларын ачып карардай кинофильмы юк. Укытучылар арасында интернетны эшкә җигүчеләр дә аз, без күбәү булсак, тәҗрибәбез белән уртаклашыр идек. Әмма татар теле укытучылары компьютердан курка кебек.

Татар теленә бәйле вазгыять безгә каты кагылды дип әйтә алмыйм, чөнки дәресләре саны сакланып калды, урыс теле артты. Урыс балалары да татар телен укырга телибез дип гаризалар язды. Берсе дә баш тартмады дәресләрдән. Шунысын әйтергә кирәк, укытучылар эшсез калмады. Яңа уку елын куркып көтеп торабыз, гомумән факультативка калмасмы татар теле дип борчылабыз. Әлеге хәл сакланса да, без нидер эшли алабыз кебек, әмма факультативка калсак, эшләр мөшкел булачак", диде Алсу ханым.

Дамир Гыйлманов

Казанның 31-нче санлы татар-рус мәктәбе укытучысы Дамир Гыйлманов заманча технлогияләрне кулланмыйча телгә кызыксыну уяту мөмкин түгел, татар теле укытучылары заманнан артта калмаска тиеш дип сөйләде.

Балалар заманнан алдан бара, без калышсак, алар татар теле артта калган дип исәпли башлаячак

"Балалар заманнан алдан бара, без калышсак, алар татар теле артта калган дип исәпли башлаячак, болай да алар аны сизә инде. Урыс балаларына татар телен укытканда Валерия Мещерякова укыту системасын кулланам. Балалар уен аша телне җиңелрәк үзләштерә. Мин аның нәтиҗәсен күрәм. Дәресләрдә дәфтәр, китап кулланмаска тырышам, татар теле укытучысың кулында соңгы маркалы гаджетлар булса, мөгаллимнең абруе шунда ук күтәрелә. Дәрес укуны да, өйгә эшләрне дә гаджет ярдәмендә башкарабыз. Бу аларга кызык. Китапханәләргә йөрсәк, хәзер барысы да кул астында, телефон, смартфоннар, планшетларда.

Балалар татар теле кирәкми дими, әмма ата-аналар арасында татар теленнән башка да яши алабыз дигән сүзләрне ишеттерүчеләр бар. Бу татар ата-аналары арасында да бар, бала 3-4 тел белеп үсәргә тиеш дип аңлатырга тырышабыз. Менә бит, балалар сөйләшә дип уңай нәтиҗәләрне күрсәтәбез. Ни кадәр күп тел белсәң, дөньяга караш киңәя. Прокуратура тикшерүләре нәтиҗәсендә татар теле атнага 3 сәгать калды. Моңа кадәр 6 сәгать иде. Киләчәктә шушы сәгатьләрне дә саклап каласы иде.

Татар теле дәрәҗәсен күтәрү кирәк, укытучылар гына, ата-аналар гына татар теле кирәк, бу синең туган телең дип тукып торудан артык файда юк, дәүләт дәрәҗәсендә аңа игътибар булырга тиеш. Шәһәрдә тел мохите тар, бала урамга чыга, татар телен ишетергә, күрергә тиеш. Кемгә мөрәҗәгать итмәсен, аның татар телендә җавап алу мөмкинлеге булуы кирәк. Бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителсен иде", диде Дамир әфәнде.