Тикшерү комитеты ФСБ белән берлектә Петербур метросында террор гамәлен оештырырга кушучылар һәм башкаручыларның кем булуын ачыклавы турында белдерә. Бу хакта Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко хәбәр итә.
"Террор гамәлен оештырырга кушучы, оештыручы һәм башкаручы бер-берләре белән таныш булмаган, алар үзара заманча элемтә чаралары аша аралашкан. Нәкъ менә "электрон эзләрне" җентекле анализлау нәтиҗәсендә кыска вакыт эчендә җинаятьчел төркемдә катнашучыларны ачыклау мөмкмин булды", диелә Тикшерү комитеты белдерүендә.
Петренко сүзләренә караганда, метрога һөҗүм радикал исламчы террор оешмаларының берсе тарафыннан башкарылган. 11 кешегә гаепләү белдерелгән, алар сак астында диелә.
Нәкъ бер ел элек Петербур метросында шартлау булды. Рәсмиләр моны террор гамәле дип атады. Ләкин бер генә оешма да шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады. Шартлау нәтиҗәсендә, интихарчыны да санап, барлыгы 16 кеше һәлак булды.
Берничә айдан ФСБ Петербур метросындагы террор гамәле Telegram ярдәмендә әзерләнгән дип белдерде. Соңрак ФСБ Telegram-дагы язышу шифрларын "Яровая кануннары" нигезендә ачуны таләп итте. Әлеге таләпне үтәүдән баш тарткан өчен Telegram мессенджерына 800 мең сум күләмендә штраф салынды. Мессенджер җитәкчелеге штрафны мәхкәмдә шикаять итте, ләкин җиңеп чыга алмады.
Быел 20 мартта Роскомнадзор Telegram-га хәбәрләшү кодлары ачкычларын 15 көн эчендә ФСБга тапшыру кирәклеге турында хат җибәрде. 4 апрель – ачкычлар тапшыруның соңгы көне дип белдерелде. Моннан соң күзәтчелек оешмасы мәхкәмәгә Telegram-ны томалау турында мөрәҗәгать итә алачак.