Татарстанда елның беренче чирегендәге янгыннарда 46 кеше һәлак булган

Алексей Пашин (сулда)

Татарстанда бу елның беренче чирегендәге янгыннарда 46 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу өч кешегә күбрәк.

Бу хакта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтү эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин журналистлар белән очрашуда белдерде.

Пашин сүзләренчә, янгыннар санының артуы республиканың 17 районында күзәтелә. Алар арасында Югары Ослан, Әлки, Арча районнары да бар. Кешеләр башлыча шәхси хуҗалыкларда яки фатирларда чыккан янгыннарда үлә. Аларда барлыгы 45 кеше һәлак булган.

Корбаннарга китергән янгыннарның 50 проценты ут белән саксыз эш итүдән, 28 проценты электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозудан, 15 проценты ут төртүдән килеп чыккан. Янгында иң күбе 41 яшьтән алып 60 яшькә кадәр (барлык үлүчеләрнең 45, 7 проценты) һәм 60 яшьтән өлкәнрәк (43,5%) кешеләр үлгән.

Татарстанда елның беренче чирегендә барлыгы 690 янгын очрагы теркәлгән, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда бу 1,7 процентка кимрәк.

25 мартта Кемерово шәһәрендәге "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 64 кеше үлгәннән соң, Русиянең, шул исәптән Татартан һәм Башкортстанның да сәүдә үзәкләрендә, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда тикшерүләр башланды.