НАТО Русиядән янаган куркынычка каршы тору чараларын көчәйтәчәк

Йенс Столтенберг

НАТО Русиядән янаган куркынычка каршы тору чараларын көчәйтергә җыена. Бу турыда Брюссельдә НАТО илләре тышкы эшләр министрлары очрашуында журналистларга НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг белдерде.

Столтенберг сүзләренчә, киберһөҗүмнәр, НАТО беректәшләренең эчке эшләренә тыкшынулар һәм НАТО әгъзасы булган илдә химик корал куллану - Мәскәүнең агрессив гамәлләренең дәлилләре.

Ул НАТОның Русия белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга тырышуын, әмма тарафларның Салкын сугыштан соң ирешергә теләгән стратегик хезмәттәшлектән әлегә ерак булуын белдерде.

Столтенберг шулай ук АКШның яңа дәүләт секретаре Майк Помпео белән очрашуы турында да сөйләрде. Помпео НАТО баш фатирына әлеге вазифага билгеләнүенә 12 сәгать булганда килеп җитте. Столтенберг Помпео белән Русиягә бәйле мәсьәләләр турында сөйләшкәнлеген әйтте. Баш секретарь әйтүенчә, алар Русия белән диалогны дәвам итәргә, шул ук вакытта Русиядән янаган куркынычка каршы торырга кирәк дип килешкән.

Элегрәк Британия тышкы эшләр министры Борис Джонсон әлеге очрашуда Русиянең “зарарлы гамәлләре” турында сөйләшергә җыенуын белдергән иде. Twitter-да ул “Солсберидагы хәлләрдән соң НАТО беректәшләренең бергә” булуы турында язды.

Столтенберг НАТОда Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулау турында беләләр һәм Лондонның бу хәлгә биргә бәясенең дөрес булуына шикләнмиләр диде.

НАТО белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләр март ахырында кискенләште. Ул чакта әлеге берлек Скрипальләргә һөҗүм өчен Мәскәүне гаепләү белән килеште һәм Британиягә теләктәшлек йөзеннән Русиянең НАТОдагы даими вәкиллегендәге берничә дипломатны чыгарып җибәрде. Русия үзенә белдерелгән гаепләүләрне кире кага.