Facebook "тарихны сөртү" мөмкинлеген булдырырга җыена

Марк Цукерберг

Facebook үзенең кулланучыларына "тарихны сөртү" мөмкинлеген булдырырга җыена. Бу хакта компаниягә нигез салган Марк Цукерберг үз битендә белдерде.

Facebook социаль челтәре кулланучының мәгълүматларга контролен арттырачак "тарихны сөртү" мөмкинлеген булдырырга җыена. Бу хакта компаниягә нигез салган Марк Цукерберг үз битендә белдерде.

"Facebook-тагы тарихыгызны – сез нәрсәгә төрттегез, кайсы сайтларга кердегез һәм башкаларны чистарту өчен бу гади генә контроль була", диде Цукерберг.

Аның сүзләренчә, бу яңалык кертелүгә үк кулланучы үзе кергән програмнар һәм веб сайтлар турында мәгълүматны күрә һәм үз аккаунтыннан чистарта алачак.

6 апрель Цукерберг дөньядагы сайлауларга тыкшынуга каршы яңа мөмкинлекләр тудырыла башлавын да белдерде. Ул 2016 елда АКШ президентын сайлауда Русиянең тыкшынуы ачыклангач Facebook-ның яңа инструментлар кертеп ун меңнәрчә фейк аккаунтның юкка чыгарылганын да әйтте.

Цукерберг Фейсбукта танышу сервисын эшләтеп җибәрәчәкләрен дә әйтте. Бу хакта Reuters хәбәр итә. "Фейсбукта 200 миллион кеше үзен ялгыз дип белдерә. Аңлашыла, моның белән нидер эшләү кирәк", ди Цукерберг. Аның сүзләренчә, әлеге сервис якын арада эшләп китәчәк.