Казан үзәгендә татар-мөселман мәктәбен ачмакчылар

Элекке "Мозаффария" мәдрәсәсе бинасы. Архив фотосы.

Хәзерге вакытта бинада төзекләндерү эшләре бара. Анда мөселман кызлар мәктәбе ачылырга тиеш.

Казанда элек "Мозаффария" мәдрәсәсе булган бинада дөньяви татар-мөселман мәктәбе киләсе елга ачылырга тиеш. Бу хакта Азатлыкка Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте.

"Мозаффария" ул безнең вакыф милке. Хәзер документлар туплыйбыз. Төзекләндерү эше башланды. Киләсе уку елына булачак. Без бу бинаны кызларга бирергә уйладык. Киров районында малайларныкы калачак", диде ул.

Хәзер Киров районында "Госмания" мәктәбе бар. Элегрәк мөфти аның кечкенә булуын һәм ерак урнашуын әйтеп, аны "Мозаффария"гә күчерәчәкләрен белдергән иде.

Шулай ук Сәмигуллин мәктәпләрдә татар теле һичшиксез укытылырга тиешлеген, әмма телне саклау күбрәк халыкның үз телендә сөйләшүеннән торуын әйтте.

"Дөнья хәзер глобаль. Тел бик нечкә мәсьәлә. Моның белән даими шөгыльләнергә кирәк. Ничек кенә булмасын, без Шиһабетдин Мәрҗани сүзләрен искә алырга тиеш. Ул дингә карамаса да, динне саклаучы өч әйбер бар дип әйткән. Бу - милли кием, традицияләр һәм ана теле.

Без (мөфтият - ред.) татар теленнән өч айлык курслар үткәрдек. Хәзер аларны тагын башлап, вакытын арттырырга уйлыйбыз. Кешеләргә җитмәде. Кимендә алты ай уздырырга кирәк диләр. Барлык мәчетләрдә татар теле укытылырга тиеш.

Күп әйбер безнең ана телебездә аралашудан тора. Сөйләшкән тел югалмаячак. Мисал өчен яһүдләрдә тел инде бетеп барган, әмма бер төркем активистлар 1904 елда телгә бәйле конференция уздыра. 1905 елда алар инде милли мәктәп ачалар. Алар югалганны яңадан торгыза алды. Без булган әйберне югалтырга юл куярбызмы?", диде Камил Сәмигуллин.