Русия думасы "җавап чикләүләр" турында канун кабул итте

Дәүләт Думасы утырышы, 17 май фотосы

Русия думасы көнбатыш илләре чикләүләренә җавап чаралар күрү турындагы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте.

Документның максаты - "АКШ һәм башка чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләреннән саклану".

Канун үч көченә керсен өчен аны Федерация шурасы хупларга һәм президент имзаларга тиеш.

Документка беренче укылыштан соң берникадәр үзгәрешләр кертелде. Хәзер канун өлгесендә чикләүләр кертеләчәк тауарлар, өлкәләр һәм хезмәтләрнең конкрет исемлеге юк. Шулай итеп, Русиягә чит илдән дарулар кертүне тыю нормасы кабул ителмәде. Чикләүләр кагылачак тауарлар исемлеген хөкүмәт билгеләячәк.

"АКШ һәм башка чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләренә каршы тору турындагы" канун өлгесе Русия думасына апрельдә кертелгән иде. Документның беренче редакциясендә АКШ һәм "дус булмаган" башка илләрдән Русиягә авыл хуҗалыгы тауарлары, чимал, азык-төлек, хәмер, тәмәке һәм Русиядә аналогы булган дарулар кертү чикләнә диелгән иде. Исемлектә медицина техникасы да бар иде. Хәйрия оешмалары депутатларга дарулар һәм медицина җиһазларын тыелган исемлеккә кертмәүне сорап мөрәҗәгать белән чыкты.