Европа берлеге һәм НАТО Русияне MH17 казасы өчен җаваплылыкны танырга чакыра

MH17 калдыклары

Европа берлеге һәм НАТО Донбас күгендә Малайзиянең MH17 Боингы казасы өчен Русияне "үзенең җаваплыгыгын танырга" чакырды. Русия гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга тиеш диелде.

НАТО җитәкчесе Йенс Столтенберг Русия халыкара тикшерү белән хезмәттәшлек итәргә һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга тиеш дип белдерде. Шундый ук белдерүне Европа берлеге дипломатиясе башлыгы Федерика Могерини да ясады.

Моңа кадәр Австралия һәм Нидерланд җитәкчелеге MH17 Боингы казасында Русияне рәсми рәвештә гаепләде. Алар очкычны бәреп төшергән "Бук" ракет системы кулланылу өчен Мәскәү җаваплы диделәр.

Австралия тышкы эшләр министры Джулия Бишоп халыкара тикшерүчеләрнең хисабы чыкканнан соң Русиягә бик күп сораулар туды диде. Бишоп сүзләренчә, Австралия, Бельгия, Малайзия һәм Нидерланд Русиягә бердәм чикләүләр кертү мәсьәләсен карый.

Соңрак Британия тышкы эшләр министрлыгы Русияне МН17 казасы өчен гаеплеләрне ачыклау өчен халыкара тикшерү төркеме сорауларына җавап бирергә чакырды.

Мәскәү бу мәсьәләдә барлык гаепләүләрне кире кага. Русия саклану министрлыгы очкычны бәреп төшергән ракет Русия хәрби көчләре кораллары арасында юк дип белдерде. Мәскәү очкыч Украинаның "Бук" системыннан бәреп төшерелгән дип фаразлый.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Нидерланд тышкы эшләр министры белән телефоннан сөйләшкән. Лавров Русиянең гаебен дәлилләүче бернинди дә фактлар күрсәтелмәде дип белдерә. Министр сүзләренчә, Нидерланд әлеге фаҗига темасын үз сәяси максатларында файдалана.

Боинг Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды. 2015 елда Нидерланд очкыч казасы нигезенә халыкара трибунал төзү тәкъдиме белән чыкты. БМОның Иминлек шурасында Русия бу инициативага вето салды.