Казанда Бауман урамындагы китап кибетен япмауны сорап пикет узды

Рәфыйк Кәримуллин

28 май Татарстан хөкүмәте бинасы каршында Казанның Бауман урамындагы татар китаплары кибетен япмауны таләп итеп ялгыз пикет узды. Аны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырды.

Хәрәкәт активисты Рәфыйк Кәримуллин "Президент әфәнде! Казан үзәгендәге бердәнбер татар китаплар кибетен саклап калырга ярдәм итегез. Имеш татар китапларына акча юк. Аның каравы, "күзләрен ачучы" бәндәләр ("Зөләйха күзләрен ача" китабына ишарә - ред.) турында сериаллар төшерергә акча табыла..." дип язылган плакат тотып торды.

Берлек җитәкчеләренең берсе Наил Нәбиуллин Азатлыкка сөйләвенчә, медиада китап кибете ябылу турындагы хәбәрне укыганнан соң, алар президентка мөрәҗәгать итәргә карар кыла. "Бауман урамындагы татар китаплары кибетен саклап калу гына түгел, аны киңәйтергә, Татарстан буйлап татар китаплары кибетләре ачарга да тәкъдим итәбез. Алар мәгариф, мәдәният үзәге булсын, анда китаплар сату да, төрле иҗади очрашулар да уздыру мөмкинлеге бирелсен. Бу мили үзаңны үстерергә зур өлеш кертер иде", ди активист.

Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты җитәкчелегенең иң яхшы белгечләрен эштән җибәрүе, Бауман урамындагы "Нур-маркет"та урнашкан китап кибете ябылуы турында билгеле булды.